ДМИТРИЙ МЕДВЕДЕВ БЕЛӘН МУРАКАМИ ТӨРКЕМЕН НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ?

Ләкин бу кешене туган көне белән тәбрик итәсебез килә. Бүген Д. Медведевның туган көне бит. Ул Русия Федерациясенең өченче президенты (2008-2012), Русия премьер-министры.
Шулай ук дустыбыз Диләрәнең дә тортлар көне бүген. Ваһапова – татар җырчысы, җырлар авторы, "Мураками" рок-төркеменең җитәкчесе. 1985 елда Ленинград шәһәрендә дөньяга килә, соңрак Казанга күчә. Казан Дәүләт Энергетик Университетын тәмамлый. 2004 елда "Халык артисты-2" телевизион проектында катнаша.
2004 елда "Мураками" рок-төркеменә керә һәм аны җитәкли. Төркем Сергей Безруков төшергән "Реаль әкият" фильмына музыка яза, 2010 елда "Яңа дулкын" фестивалендә катнаша.
Танылган җырлары - "Урал турында", "Нуль километры", "Әкият".
2014 елда "Тавыш" (Голос) дигән телевизион проектында катнаша.
Мәгълүматлар “Ялкын” журналы архиыннан һәм Википидия сайтыннан алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 17:38
-
1 июль 2022 - 11:56
-
30 июнь 2022 - 16:52
-
29 июнь 2022 - 16:25