Логотип Идель
ШӘХЕС

DESPACITO - ТАТАРЧА! /ВИДЕО/

Барыбызга да таныш “Despacito” җырына Минзәлә егете Айдар татарча кавер ясаган. Җырчы егет “Despacito” сүзен татарчалаштырып “деспасит” дип кенә биргән, нигә аны тәрҗемә итмәскә булды икән? Һәм гомумән, кем ул Айдар? 

Туган көне: 25.12.2000 
Кызыксынулары: волейбол, вокал. 


Айдар быел 9 сыйныфны тәмамлаган. Бию түгәрәген, музыка мәктәбендә баян түгәрәген бетергән.

Җырчы егет ике телдә – татар һәм рус телләрендә каверлар ясый. Һәр икесенең Инстаграмда аерым бите бар. Татарчасының 11 700 язылучысы булса, рус каверлары ясаган битенә 5804 кеше язылган.

Белешмә өчен:
Кавер – башка музыкант тарафыннан уйналган, йә булмаса җырчы тарафыннан җырланган музыкаль әсәрнең яңача яңгырашы.





- Каверлар ясау белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсең? 

- Кавер ясау белән шөгыльләнә башлавыма 1 ел булды. Беренче адымнарымны YouTube та ясадым. Соңрак Иснстаграмда үз битемне булдырдым.

- Әлеге эшкә сине нәрсә этәрде? Һәм ни өчен “Despacito” сүзен шул килеш калдырырга булдың? 

- Мине бу эшкә әлеге җырның популяр булуы этәрде. Ә “Despacito” сүзен тәрҗемә итмәскә булдым, чөнки “әкрен генә”, “салмак” ише сүзләр минем җыр текстына туры килмәс иде.

- Җырчылар синең бу эшеңә ничек карый? 

- Җырчылардан хуплау сүзләрен еш ишетәм. Әгәр алар репост ясап, минем каверны үз битләренә күчереп алсалар, шуннан да шәбе юк. Иң зур сөнечеч шул була. Беренчеләрдән булып, минем каверга Рамиль Закиров репост ясады. Ришат Төхвәтуллин , Элвин Грей, Олиша , Тимур Спб, Альберт Исмаил, Фирдүс Тямаев, Наиль Табанаков, Альберт Нурминский, Татарка, Лия Шәмсина, Гүзәл Уразова, Ринат Рәхмәтуллин, Хәбиб Шарипов, Римма Никитина битләрендә дә минем каверларны күреп була. Ә рус җырчыларыннан Макс Корж шәхсән үзе миңа Интернетта хат язган иде.

- Киләчәк һөнәрең музыка өлкәсе белән бәйле булачакмы? 

- Киләчәктә һөнәрем музыка белән бәйле булмас дип уйлыйм. Бәлки энергетика өлкәсенә китәрмен. Әлегә күңелем куша, шуңа җырлыйм. 10-11 сыйныфларда тырышып укырга җыенам, тик каверлар ясауны да туктатмаячакмын.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев