Логотип Идель
ШӘХЕС

ДАНИЛ АБЫЙ САЛИХОВ ҺӘМ ЗИФА АПА КАДЫЙРОВАНЫ ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

Данил абый Салихов һәм Зифа апа Кадыйрованы тәбрик итәбез! Бүген аларның туган көннәре! «Ялкын»ның  иң ихлас теләкләрен кабул итеп алыгыз!


Зифа апа Кадыйрова – Чаллыда яшәүче татар язучысы, 1958 елның 7 октябрендә Башкортстан Республикасының Учалы районы Ахун авылында туа. 1978 елда Чаллы шәһәренә төзелешкә килә, һөнәре буенча – электромонтажчы. Бүгенге көндә дә төзелештә эшләвен дәвам итә. Зифа ханым ире Марсель белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Зифа ханым күп данәләрдә җыелган кулъязмаларын татарның асыл кызы, милләтпәрвәр-сәясәтче Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтергә җөрьәт итә. Кулъязмаларың югалып беткәнче, җыйнап, китап итеп бастыр, синең үз укучың булачак”, – дип, үзенең хәер-фатихасын бирә олпат язучы. Йөзәр данәшәр өч китап чыгарып (“Язмыш сынавы”, “Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”) Кадыйрова әдәбият мәйданына килеп керде.


Данил Салихов


Данил абый Салихов – (1958 елның 7 октябрендә туган) — татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар һәм Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2014). Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе (2016 елның июненнән). Драматург 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә дөньяга килә. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң ул Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өченче курс программасын үткәч, белемен арттыру максаты белән, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1985—1991 елларда ул — К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында актерлык хезмәтендә. Аннары Данил Салихов театрдан китә һәм 1992—1993 елларда Татарстанның «Салават күпере» балалар журналы редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм Д.Х.Салихов1993 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр ике вазифа башкара. 1993-1998 нче елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасы, белән беррәттән, 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкарса, 1998 елдан 2006 нчы елга кадәр Әдәби фонд белән бергә авторларның милек саклау оешмасы директоры вазифаларын үти. 2006 нчы елның июненнән 2010 елның декабренә кадәр Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь. 1991 елдан Данил Салихов — Татарстан Язучылар, 2001 елның маеннан Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы.


2016 елның 16 июнендә Казанда узган Татарстан язучылар берлегенең XVIII корылтаенда идарә рәисе итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев