ЧЫГАРЫЛЫШ ИМТИХАННАРЫ: КЫЗУ КӨННӘР АЛДА ӘЛЕ

Чыгарылыш сыйныф укучыларын дер калтыраткан БДИлар чоры башланды. Быел аларны Татарстанның 14 946 укучы тапшыра. География, информатика фәнен тапшыручылар беренче чирканчыкны алды инде.
Казанның 96нчы номерлы гимназиясендә 156 кеше география фәненнән имтихан бирсә, информатиканы тапшыручылар 10 тапкырга диярлек күбрәк – 1140 кеше. География өчен 3 сәгать вакыт бүленеп бирелде, информатикага – 3 сәгать 55 минут.
Тамара Федорова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомум белем бирү идарәсе башлыгы:
– Безнең БДИ материалларын эшкәртү буенча махсус график схемасы бар. Әлеге имтиханнарның нәтиҗәсе якынча 10-11 июнь көннәрендә билгеле булыр, дип планлаштырабыз. Укучылардан яхшы нәтиҗәләр көтеп калабыз.
География буенча биремнәр былтыргыдан әллә ни аерылмый. Кайбер биремнәрдә генә балл саннары үзгәртелгән. Былтыр шул ук биремнәргә 2 балл бирсәләр, хәзер – 1 генә балл.
Информатиканы тапшырганда, укучылар компьютерлар белән түгел, гади бланклар белән эшли. Бу фән буенча да балл саннарын үзгәрткәннәр. Ләкин укучыларга алдан аңлаткан булганнар.
КИМнарга (контроль-үлчәү материаллары) килгәндә, аларны имтихан тапшыру пунктларында чыгарталар. Казанның Авиатөзелеш, Совет районнары, Яр Чаллы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Әгерҗе, Актаныш, Чүпрәле районнарында әзер эшләрне сканер аша уздыралар.
Чираттагы БДИ 31 май көнне узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары ул көнне математиканы (база дәрәҗәсе) тапшырачак.
Тагын нинди фәннәр буенча имтиханнар кайсы көннәрдә булачак соң?
2 июнь – математика (профиль дәрәҗәсе);
5 июнь – жәмәгать белеме;
7 июнь – физика һәм рус әдәбияты;
9 июнь – рус теле;
13 июнь – чит теле, биология;
15-16 июнь – инглиз теле (телдән);
19 июнь – химия һәм тарих;
БДИ тапшыру өчен резерв көннәр: 20 июнь – 1 июль.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48