Логотип Идель
ШӘХЕС

ЧӘЧӘКЛЕ ШАГЫЙРӘ!

Бүген Марина Цветаеваның туган көне. Ул - рус  шагыйрәсе, тәрҗемәче; танымаучы юктыр аны. 1892 елның 26 сентябрендә (8 октябрендә) Мәскәүдә туган. Әтисе — Иван Владимирович Цветаев (1847-1913) Владимир губернасы Талица авылыннан, үз тырышлыгы һәм таланты нәтиҗәсендә, күренекле филолог һәм сәнгать белгеченә әверелә, Мәскәү университеты профессоры, Румянцев музее директоры дәрәҗәләренә ирешә, Пушкин музеен нигезләүче була. Әнисе — Мария Александровна Мейн (1868-1906) руслашкан алман-поляк гаиләсеннән чыккан, А.Г. Рубинштейн шәкерте булган музыкант.


Балачагы һәм үсмерчагы Мәскәүдә һәм Калуга губернасы Таруса шәһәрендә, шулай ук чит илләрдә (Италия, Швейцария, Алмания, Франция) уза. Кечкенәдән музыка мәктәбендә белем ала, Лозанна һәм Фрейбургта католик пансионнарында, Ялтада кызлар гимназиясендә, Мәскәүдә шәхси пансионнарда (Брюхоненко гимназиясенең 7 сыйныфын бетерә) укый. 16 яшендә Парижга китеп, Сорбонна университетында иске француз әдәбияты тарихы курсын тыңлый.


6 яшеннән шигырьләр (русча, алманча, французча) яза. 16 яшеннән шигырьләре басыла башлый. 1910 елда 500 данә тираж белән «Кичке альбом» (рус. Вечерний альбом) җыентыгы нәшер ителә. Валерий Брюсов, Николай Гумилев, Михаил Волошин М. Цветаеваның әлеге шигырьләренә югары бәя бирә.


1911 елның язында Кырымда, Күктүбәдә (кырымтат. Köktöbel, Коктёбель) шагыйрь Михаил Волошин йортында яши. 1912 елның гыйнварында Кырымда үзеннән бер яшькә яшьрәк булган Сергей Эфронга (1893-1941) кияүгә чыга. 1912 елның сентябрендә кызы Ариадна (1912-1975), 1917 елның апрелендә икенче кызы Ирина (1917-1920) туа.


1912 елда икенче шигырьләр җыентыгы — «Тылсымылы фонарь» (рус. Волшебный фонарь) чыга. 1917 елның языннан тормышында авыр көннәр башлана. Иреннән 4 ел бернинди хәбәр булмый. 1919 елда кызларын Мәскәү өлкәсендәге приютка бирергә мәҗбүр була, кечесе шунда ачтан үлә. Санитар поездында хезмәт иткән ире Ватандашлар сугышында аклар ягында катнаша, соңыннан мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр була. 1921 елның 14 июлендә, иреннән хәбәр килгәч тә, М. Цветаева Россиядән мөһаҗирлеккә китәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев