ШӘХЕС
ТЫ ЖИВА ЕЩЕ, СТАРУШКА?
Син тересең, сөекле әнкәм,
Мин дә теремен. Сиңа сәлам!
Чатырдагы кояш яктылары
Кичен бүлмәләрне яктыртсын.
Миңа язалар - борчуыңны яшереп,
Кайгырасың икән мине уйлап.
Юлга да чыгасың кай вакытта,
Иске, модасы беткән жилетта.
Кайчак төндә, караңгылыкта,
Төшеңә әллә ниләр керә икән.
Кабакта, түбәләш вакытында,
Кемдер миңа пычак суга икән...
Ярый, син борчыла күрмә, әнием!
Ул төштәге генә күңелсезлек.
Мин алай ук исереп, эчеп йөрмим,
Сине күрмәстән үлеп китерлек.
Әледә буйлы, ягымлы элеккечә,
Хыялланып уйга биреләм -
Сагынудан тизрәк баш күтәреп,
Үзебезнең тәбәнәк өйгә житсәм.
Кайтырмын, жәелгәч ботаклары
Матур булып жимеш бакчалары.
Ләкин, тик син таңнар атканда,
Йокларга бир, түшәктә ятканда.
Сигез ел элек эшләгән кебек
Истә тотма аны, ул әллә үлек.
Хәсрәт күреп, югалтулар сизеп
Тормышта бит күпләрне күрдек.
Дога укырга да син өйрәтмә,
Искелеккә киредән кайту юк.
Бер син генә миңа куаныш,
Бер син минем өчен яктылык.
Кайгыра күрмә, йөрмә сыртта.
Мине уйлап күп хәсрәтләнмә.
Өлкән юлга һаман чыга бирмә,
Иске, модасы беткән жилетта.
НЕ ЖАЛЕЮ, НЕ ЗОВУ, НЕ ПЛАЧУ...
Алманың ак чәчәгендә
Төтен калмый тарала.
Барыда үтә, барыда бетә
Кайгы-хәсрәт югала.
Еламыйм да, чакырмыйм да
Ни булса да үкенмәм.
Алтынга чолгап алсаң да
Киредән мин яшәрмәм.
Син дә алай сикермәссең
Суынды йөрәгем дә.
Ялан аяк йөргезә алмас
Чыт-каенлы илем дә.
Кайда ”зимагур” булам дип
Жиләсләнеп йөрүләр?
Ташкын су кебек йолкыну,
Буйсынмам дигән күзләр?
И Язмыш, син күз алдымнан
Яңгыратып киттеңме?
Язгы таңда, тиз-тиз чабып
Алсу атта үттеңме?
Өрәңгенең яфрагыннан
Бакыр төсе югала.
Син дә шөкер итеп яшә,
Чәчәк тә бит коела.
БҮГЕН СЕРГЕЙ ЕСЕНИН ТУГАН!
Бүген каеннарга барып сарылырга, чәчәкләрне үбәргә, чишмәләргә зарларыгызны сөйләргә ярый. Чөнки бүген - 20 гасыр рус шигъриятенең иң күренекле шагыйрьләрдән берсе булган Сергей Есенин туган көн! Ул 1895 елның 3 октябрендә Россия империясенең Рязанская губерниясендә, Константиново авылында дөньяга килгән. Ә 1925 елның 28 декабрендә Санкт-Петербург (ул чакта Ленинград) шәһәрендә вафат була. Татарча тәрҗемәләре шактый. Менә, кабул итеп алыгыз.
ТЫ ЖИВА ЕЩЕ, СТАРУШКА?
Син тересең, сөекле әнкәм,
Мин дә теремен. Сиңа сәлам!
Чатырдагы кояш яктылары
Кичен бүлмәләрне яктыртсын.
Миңа язалар - борчуыңны яшереп,
Кайгырасың икән мине уйлап.
Юлга да чыгасың кай вакытта,
Иске, модасы беткән жилетта.
Кайчак төндә, караңгылыкта,
Төшеңә әллә ниләр керә икән.
Кабакта, түбәләш вакытында,
Кемдер миңа пычак суга икән...
Ярый, син борчыла күрмә, әнием!
Ул төштәге генә күңелсезлек.
Мин алай ук исереп, эчеп йөрмим,
Сине күрмәстән үлеп китерлек.
Әледә буйлы, ягымлы элеккечә,
Хыялланып уйга биреләм -
Сагынудан тизрәк баш күтәреп,
Үзебезнең тәбәнәк өйгә житсәм.
Кайтырмын, жәелгәч ботаклары
Матур булып жимеш бакчалары.
Ләкин, тик син таңнар атканда,
Йокларга бир, түшәктә ятканда.
Сигез ел элек эшләгән кебек
Истә тотма аны, ул әллә үлек.
Хәсрәт күреп, югалтулар сизеп
Тормышта бит күпләрне күрдек.
Дога укырга да син өйрәтмә,
Искелеккә киредән кайту юк.
Бер син генә миңа куаныш,
Бер син минем өчен яктылык.
Кайгыра күрмә, йөрмә сыртта.
Мине уйлап күп хәсрәтләнмә.
Өлкән юлга һаман чыга бирмә,
Иске, модасы беткән жилетта.
НЕ ЖАЛЕЮ, НЕ ЗОВУ, НЕ ПЛАЧУ...
Алманың ак чәчәгендә
Төтен калмый тарала.
Барыда үтә, барыда бетә
Кайгы-хәсрәт югала.
Еламыйм да, чакырмыйм да
Ни булса да үкенмәм.
Алтынга чолгап алсаң да
Киредән мин яшәрмәм.
Син дә алай сикермәссең
Суынды йөрәгем дә.
Ялан аяк йөргезә алмас
Чыт-каенлы илем дә.
Кайда ”зимагур” булам дип
Жиләсләнеп йөрүләр?
Ташкын су кебек йолкыну,
Буйсынмам дигән күзләр?
И Язмыш, син күз алдымнан
Яңгыратып киттеңме?
Язгы таңда, тиз-тиз чабып
Алсу атта үттеңме?
Өрәңгенең яфрагыннан
Бакыр төсе югала.
Син дә шөкер итеп яшә,
Чәчәк тә бит коела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев