Логотип Идель
ШӘХЕС

БЕЗНЕҢ РАПИРАЧЫ КЫЗЛАР ДӨНЬЯГА ТАНЫЛДЫ





Белми калмагыз: безнең кызлар кайда да сынатмый! Татарстан кызы Дөнья кубогында олылар арасында икенче урынны алды. Марта Мартьянова фехтование белән 10 ел (!) шөгыльләнә икән инде! Бу спорт төрен сайлап алуы да юкка түгел. Фехтование белән җенләнгәнче, башка спорт төре белән кызыксынмаган булган.


Әйтеп узыйк, 17-18 март көннәрендә Лонг-Бич шәһәрендәге Гран-При Америка турнирында фехтование буенча шәхси ярышлар узды. Финалга чыгар өчен, Татарстан кызы Марта өч итальян һөм бер француз кызын тар-мар итте. Ләкин үз карьерасындагы беренче Гран-при турнирында 18 яшьлек россияле Марта америкалы Ли Киферга 4:15 исәбе белән оттырды. Шуңа да карамастан, Дөнья кубогында икенче урынга чыгу аның өчен дә, безнең өчен дә зур дәрәҗә.


«Жиңәрмен, дип, уйламадым»




Марта Мартьянова


Яше: 18 яшь


Тәмамлаган: Казанның 34нче мәктәбен


Укый: Казан кооператив институтының 1 курсында




– Мин фехтование белән 10 ел шөгыльләнәм. Мин йөри торган спорт мөктәбем укый торган мәктәп белән тоташ бер бинада урнашкан иде. Безнең мәктәптә физкультура дәресләре спортмәктәбендә уза иде. Шулай бервакыт безне дәресләр вакытында берүзебезне калдырдылар, без шаулаштык. Шулвакыт физкультура дәресендә хәзерге вакыттагы тренерым кереп, безне орышты. Аннан соң фехтование спорты турында сөйләде, башкаларның күнекмәләрен карарга чакырды. Шуннан бирле фехтованиедән аерылмадым, – дип сөйләде безгә Марта.


Рапиристкаларның уен сезоны август аенда башлана. 2016 елның августында Марта әле Россия җыелмасына эләгү-эләкмәвен дә белмәгән. Ул быел Европа беренчелегендә дә (беренче урын алган), Дөнья кубогында да катнашкан. Ләкин иң катлаулысы рапиристка өчен Дөнья кубогы булган, чөнки Марта дөньяның иң көчле спортчылары белән күзгә-күз очрашкан. Элек аңа күп тапкыр оттырырга туры килгәч, ул үзен җиңәрмен, дип уйламаган да.


Мартаның киләчәге, үзе дә сизмәстән, профессиональ спорт белән бәйләнгән. Якын киләчәктә ул фехтование буенча юниорлар арасындагы ярышларда катнашачак. Аннан инде олылар календарендәге ярышларга әзерләнәчәк. «Мин үземне спорттан башка күз алдына китерә алмыйм», – ди Марта.




«Төп көндәшебез Польша командасы иде»


Дөнья кубогында Марта белән бергә тагын бер Татарстан кызы – Аделя Абдрахманова да катнашты. Ул россияле Аделина Заһидуллинага юл куеп, 23нче урынга чыкты. Ә Европа беренчелегендә ул беренче урынны яулап, алтын медаль алды.




Аделя Абдрахманова


Яше: 18 яшь


Тәмамлаган: Казанның 34нче мәктәбен


Укый: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә




Аделя Абдрахманова исә фехтование белән 11 ел шөгыльләнә икән. Европа беренчелегенә ул 2016 елның июль аеннан бирле әзерләнгән. Беренче ярышлары августа узган. Сезон дәвамында Дөнья кубогы этапларында, сборларда катнашкан. Кыз Татарстанның фехтование мәктәбенә йөри.


Европа беренчелеге Болгариянең Пловдив шәһәрендә узган. Беренче көнне узган ярышларда команда белән бергә ярышканнар. «Иң авыры үз-үземне җиңү иде. Былтыр без команда ярышларында Польша командасына җиңелдек, быел, киресенчә, аларны җиңдек. Бу безнең өчен бик мөһим булды. Чөнки төп көндәшләребез нәкъ менә Польша командасы иде», – ди Аделя.


Рапиристка кыз күп кенә ярышларда катнашырга өлгергән. Дөнья кубогы этапларында да катнашкан. Хәзер Аделя Дөнья беренчелегенә әзерләнә. Шуннан соң олылар арасында фехтование буенча Россия чемпионатында да катнашасы да бар әле аның.




Алинә Минневәлиева






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев