Логотип Идель
ШӘХЕС

БЕРЕНЧЕ ПРОФЕССИОНАЛЬ ТАТАР ГАРМУНЧЫСЫНЫҢ ИСЕМЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?

Фәйзулла Туишев аның исеме. Әлбәттә, ишеткәнең бардыр. Ә ничек гармунчы булуы тарихын?



ҮЗЕНӘ ҮЗЕ ГАРМУН АЛЫП БИРӘ


Булачак гармунчы күп балалы батрак гаиләсендә туа. Ул вакытта аның гаиләсе Самара губернасы Иске Төгәлбуга авылында яши. Әтисе эш эзләгәнгә күрә, озакламый Мәләкәскә (хәзер Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәре) күченәләр. Бераз үскәч, гармунда уйнарга теләвен аңласа да, әти-әнисе улларына андый бүләк ясарга ашкынып тормый. 11 яшьлек малай моның өчен үзе акча эшләргә була. Концертларда биеп гармунга җитәрлек акча туплый, уйнарга да үзлегеннән өйрәнә. Әти-әнисе бу шөгылен өнәмиләр башта. Ләкин аның акча китерүенә төшенгәч, карашлары үзгәрә төшә.



КАРУСЕЛЬ - КОНСЕРВАТОРИЯ ДӘ, МУЗЫКАЛЬ ТЕХНИКУМ ДА


Гармун сатып алу гына җитми бит! Башкаларны уздырып уйнарга өйрәнәсе дә бар. Фәйзулла кечкенәдән карусель тирәсендә чуалып йөрергә ярата. Аны бигрәк тә халыкның күңелен күрүче музыкантлар кызыктыра. Гармунда уйнау нечкәлекләрен дә шулардан өйрәнеп ала ул. Аларга ияреп Идел буйлап гастрольләргә йөри. Бераз үскәч, үзе дә карусельдә дә, балаганда да, циркта да эшли.



«СӘЙЯР», ТУКАЙ, ГОРЬКИЙ


1910 елда Мәкәрҗә ярминкәсендә «Сәйяр» труппасы артистлары белән очрашканнан соң, татар көйләрен һәм җырларын өйрәнә башлый. Габдулла Тукай белән таныша. Шагыйрь аның талантын югары бәяли, дип язалар истәлекләрдә. Тукай гына түгел, Максим Горький, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гадел Кутуй да.


Берничә тапкыр атаклы композитор Федор Шаляпин белән бергә чыгыш ясавы да билгеле. Башкару осталыгын үстерүдә композитор Александр Ключаревның роле зур була.


Фәйзулла Туишев гармунда уйнавы белән меңнәрчә тамашачыны үзенә каратып тота алган. Уйнавына кушылып җырлап та, дәртләнеп биеп җибәрә дә алган. Җырлар һәм инструменталь пьесалар да иҗат иткән.



3 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ:


- Гармуннарына хатын-кыз исемнәре куша торган була: Асия, Мәликә, Маруся. Иҗаты ахырында 50ләп гармуны җыела. Гомер азагында күбесен сатарга мәҗбүр була. Гармуннар коллекциясе Татарстанның Милли музеенда саклана.


- Аның исеме танылган рус гармунчылары Петр Невский һәм Павел Малазов исемнәре белән янәшә куела.


- 1988 елдан Казанда ике елга бер Фәйзулла Туишев исемендәге халыкара гармунчылар конкурсы уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев