Логотип Идель
ШӘХЕС

БДИ: имтихан алдыннан тагын нинди сынаулар узасы?

9 һәм 11нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңларга да өлгерми, имтиханнар ише шакый башлый. Имтиханнарның да ниндие бит әле! Киләчәк тормышыңны билгели торган БДИ белән Төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) керер алдыннан ук, әллә ничә иләк ашарга узарга туры килә…

26 майдан чыгырылыш сыйныф укучыларының имтиханнар кампаниясе башлана. Бер айдан артык дәвам иткән бу чор 1 июльдә генә тәмамлана. Быел Татарстанда ТДИны 35 196 укучы тапшырса, БДИны тапшыручылар ике тапкырга кимрәк – 14 946.

Республикабызда БДИны тапшыру өчен 83 пункт оештырыла. ТДИны 135 пунктта бирәчәкләр. Ә 54 пунктта БДИНы да, ТДИны да тапшырачаклар.

Гомумән алганда, дәүләт имтиханнарын оештыруда безнең республикада 19 меңнән артык кеше катнашачак. Алар арасында кемнәр генә юк: имтихан тапшыру пунктлары җитәкчеләре, оештыручылары, техник белгечләр, медицина, полиция хезмәткәрләре, “Таттелеком”, “Ростелеком» вәкилләре дә булачак! Алла ярдәм бирсен, дип телисе генә кала!



Җитмәсә, һәр укучы, имтиханга керер алдыннан, металл эзли торган рамка аша узарга туры килә. Шулай ук һәр кабинетта икешәр камера тора. Ул имтиханны он-лайн рәвештә яздырып бара. Шунысы да бар: әгәр 15 минут дәвамында он-лайн трансляция бармый икән, имтихан нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, һәм укучыларга бу имтиханны башка көнне яңадан тапшырырга туры килә. Шуңа быел электр энергиясе, җиһазлар белән бернинди проблема да булмас, дип өмет итәләр.

БДИ белән ТДИны кем контрольдә тотачак?


– республиканың 60 җәмәгать күзәтүчесе;


– 711 җәмәгать күзәтүчесе (педагогик көллият һәм техникум студентлары – ТДИны, төрле вуз студентлары БДИ тапшыруны күзәтәчәкләр);


– 15 студент Мәскәүдән киләчәк;


– дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары;


– федераль инспекторлар.


Башка еллардан аермалы буларак, КИМнарны, ягъни контроль материалларын имтихан көнендә 6.30-8.00 аралыгында махсус оешма алып килә, имтихан тәмамлангач, алып китә.

Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе:
– Инде ничә еллар дәвамында безнең укытучылар балаларны нәрсәгә әзерләргә кирәклеген белә. Быел без тест өлешеннән тулысынча баш тарттык, дисәк тә була. Тест сораулары бары тик инглиз теленнән генә калды. Башка предметлар буенча барлык биремнәр дә логика, уйлау, мәсьәләләрне чишә, үзеңнең уй-фикерләреңне белдерә алуга корылган. Быел да барысы да яхшы узар, балаларыбыз имтиханны үзләре өметләнгән баллга тапшырыр, дип уйлыйбыз.

Имтиханнарга нәрсә алып керергә ярамый:


– телефоннар;


– белешмә материаллар;


– шпаргалкалар.




Әгәр укучы шушы әйберләрне куллана икән, укучы имтиханнан чыгарыла һәм 2017 елда БДИ яки ТДИны инде тапшыра алмый дигән сүз. 2016 елда әлеге хокукларны бозучыларга карата 4 беркетмә төзелгән.

P.S. Гомумән алганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикабызда БДИны оештыру 60 миллион сумга төшә. Монда он-лайн, офф-лайн режимдагы видеокүзәтүләр, тәрҗемәчеләр, башка хезмәткәрләр эше, җиһазлар, “Сетевая компания” жәмгыяте чыгымнары гыана керә әле. Имтиханны оештыруда катнаша торган башка оешмалар да җитәрлек.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев