Логотип Идель
ШӘХЕС

АЗНАКАЙ КЫЗЫ БЕРЕНЧЕ ФИЛЬМЫ БЕЛӘН ҮК ГРАН-ПРИ ОТКАН

Наилә язмышын кино белән бәйләргә тели. Ул инде хыялына бер адым ясаган.

Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Наилә Кәримованың кыска метражлы социаль мультипликацион фильмы Санкт Петербургта узган “Мәктәп патенты – киләчәккә адым” халыкара конкурсында медиатехнологияләр юнәлеше буенча «Дөньяны матуррак ит» номинациясендә гран-прига лаек булган, дип хәбәр итә район газетасы.

Саратовтан «Санлы җил-2017» («Цифровой ветер-2017») балалар, яшүсмерләр һәм студент яшьләр халыкара бәйгесеннән дә ул 2 нче урын белән кайткан.

Апрель азагында Владимир өлкәсенең Шередарь тернәкләндерү үзәгендә “Объективта хәйриячелек” фондының II ачык кинофорумы узды. Наилә анда финалист буларак чакырыла (рәсемдә – уңда). Аның социаль ролигына кино белгечләре югары бәя биргән.

Ни өчен ул нәкъ менә кинога тартылган? Әлеге сорауга Наилә гади генә җавап бирде:

– Интернеттан төрле конкурслар турында белешеп торам. Иң беренче “Бала хокуклары конвенциясе” дигән бәйгедә катнаштым. Аннан менә “Мәктәп патенты – киләчәккә адым” дигәненә күзем төште. Үземне сынап карыйсым килде. Иллюстрацияләү программасында эшли идем инде, аннимацияләүнекен дә булдырдым. Балалар сәнгать мәктәбендә алган белемем дә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Киләчәктә кионооператор буласым килә.

– Синең мультфильмың әти-әни мәхәббәте һәм игътибары җитмәүче малай турында. Бу идея ничек туды?

– Без шундый ашыгыч заманда яшибез. Әти-әниләрнең балалары белән сөйләшергә, аралашырга, аларны тыңларга, чыннан да, вакытлары юк. Үземнең фильмда әнә шул проблеманы күтәреп, бала өчен моның бик мөһим икәнен төшендерәсем килде.

– Фильм ясау өчен күпме вакыт китте?

– Ай ярымда әзер булды. Дәрестән соң һәр көнне төнгә кадәр утырдым, ә эшне тапшырасы соңгы төнне бөтенләй йокламадым дисәң дә була. Алга таба 3 D программасын өйрәнеп, яңа форматтагы мультфильм ясыйсым килә.

– Сезнең гаиләдә тагын берәрсе шундый иҗат белән шөгыльләнәме?

– Әнием видеолар төшерә һәм аларны монтажлый. Ул хезмәт куркынычсызлыгы буенча инженер. Әтием – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, рәсем ясарга оста. Апам көллияттә өченче курста укый, ул фотография жанрына кереп китте.

Наиләнең бүгенге көндә төп максаты – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Мәскәүдә дизайнерлыкка укырга керү. Кем белә, бәлкем без киләчәктә киноленталарда Наилә Кәримованың да исемен күрербез, диелә район хәбәрендә.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев