Логотип Идель
ШӘХЕС

АШАГАН БЕЛМИ, ТУРАГАН БЕЛӘ

“Ашаган белми, тураган белә”, - шулай дигән иде президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзенең бер чыгышында. Шуңа күрә сине бүген дөрес “турау” серләренә төшендерербез, ягъни аш бүлмәсендә сиңа нык ярдәм итәчәк кабер лайфхакларны тәкъдим итәрбез.

1. “Йогурт тамчылары”. Бу – бик тәмле, өстәвенә файдалы десерт. Моның өчен сиңа: салафан кап, йогурт һәм суыткыч кына кирәк булачак. Йогуртны салафан капка саласың да, капның башын тишәсең һәм сытып-сытып кәгазьгә кечкенә тамчылар чыгарасың. Аннан соң 1 сәгатькә суыткычка куярга кирәк булачак. Тәмле булсын!



2. Суган тураганда ничек еламаска? Моның өчен суганны 15 минутка суыткычка куеп торырга гына кирәк. Бүтән елама яме? ;)



3. Ничек җайлы гына йомырканы кабыгыннан чистартырга? Йомырканы пешергән вакытта суга лимон кисәге ыргытсаң, аның кабыгы үзеннән-үзе җайлы гына кубып төшәр. Шулай ук лимонны ½ бал кашыгы чәй содасы белән алыштырырга да мөмкин.



4. Пилмән пешерү сере. Кәстрүлнең яртысына су сал да, кайнаганын көт. Аннан тоз, лавр яфрагы өстә һәм алар янына пилмәннәрне сал. Алар өскә йөзеп чыккач, аз-азлап бер стакан салкын су агыз. Шул рәвешле тагын 3-4 минут кайнат. Салкын су салу пилмән камырының бөтен яшерен тәмнәрен ачарга булышыр.



5. Йомырка бетсә, камыр ризыгын ничек пешерергә? Йомырканы урынына банан кулланырга мөмкин. 1 йомырка = ½ банан.



6. Сарымсакны ничек җайлы гына чистартырга? Моның өчен аны 15 секундка микродунлкынлы мичкә тыгып ал. Шулай итсәң, аның кабыгы җайлы гына кубачак.



7. Ничек ризыкны пычаксыз турарга? Моның өчен теш җебе кулланырга була.



8. Кызган бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык юктыр дип уйлыйсыңмы? Ялгышасың. Бәрәңгене пычак белән рәсемдәгечә кискәләп чык, азрак зәйтүн мае агыз, атланмай сал, бераз тоз, борыч сип. Һәм 220 градуска 40 минутка духовкага тык. Әлеге җайлы гына әзерләнән торган ризык сиңа бик ошар дип өметләнеп калабыз.



 



Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев