Логотип Идель
ШӘХЕС

АРЧА УКЫТУЧЫЛАРЫ УКЫТМАГАНДА НИШЛИ?

АРЧАГА БАРЫП БУ СОРАУГА ҖАВАПНЫ БЕЛЕП КАЙТТЫК. БУШ ВАКЫТЛАРЫНДА АРЧА УКЫТУЧЫЛАРЫ ШИГЫРЬ ЯЗА ИКӘН. ХӘЗЕР ШУЛ ШИГЫРЬЛӘРНЕ БЕРГӘ ТУПЛАП "ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ" КИТАБЫН ЧЫГАРГАННАР.


- Күңелдәге хисләрне шигырь аша җиткерә алу - ул зур шатлык, - ди китапны чыгару идеясе авторы, Арча мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. - Китап чыгару идеясе Тукайга 130 ел тулу уңаеннан чаралар уздырып йөргәндә туды. Шулай итеп үзебезгә дә бер бүләк ясыйсы килде. Безнең өчен иҗади эш булды бу.


Идеяне Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев та ошаткан һәм бу эштә ярдәм иткән.


чыгаручылар


Китапка барлыгы 34 укытучының шигыре кергән.


укытучылар


Алар арасында Өчиле мәктәбе ветеран-укытучысы, китапның редакторы Фәрхәт Зыятов та бар.


- Китап миңа мәктәп елларына әйләнеп кайтырга сәбәп булды, - ди Фәрхәт абый. - Шигырьләрдә - балалар, укучыларга мөрәҗәгать, авыл, әти-әни темасы. Һәм, әлбәттә, кызыл җеп булып сузылучы тагын бер тема - бөек шагыйребез Габдулла Тукай.


Кунакларга ул үзенең Арчадан Кырлайга кадәр сузылган шигырен укыды.


Фэрхэт_абый


Шигырь язу белән генә дә чикләнми укытучыларның кайберләре. Шушмабаш мәктәбе укытучысы Эльвира Гобәйдуллина, Шушмабаш балалар бакчасы тәрбиячесе Суфия Нигъмәтҗанова үзләре язган сүзләргә көй иҗат итәләр. Шуңа алар шигырьләрен укып та, җырлап та күрсәтте.


Арчаның тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов укытучыларның әдәбиятта эз калдырырга мөмкинлеге бар дип саный.


шэфигулла_абый


- Якташларыбыз арасында шундый мисаллар күп. Мәрзия Фәйзуллинаны алыйк. Башта ул дистә елдан артык балалар бакчасында эшләгән, балаларны психологиясен өйрәнгән. Аннары балалар өчен искитчкеч шигырьләр язды. Шәмсетдин Күлтәси, Мөхәммәт Мәһдиев, Чулпан Зариф та мөгәллимлек итеп тәҗрибә туплаганнар.


Шәфигулла абый укытучыларны бер китап белән тукталмаска, ел саен яңа китап чыгарырга өндәде. Тәкъдимне китапны язучылар да, чыгаручылар да ошатты.


Китап белән танышу кичәсенә 3нче мәктәп укучылары да нык әзерләнгән.


Исмәгыйль белән Әнис "Кызыклы шәкерт"тәге маэмайның оныкчыгының безнең заманда нинди эшләр майтарып йөрүе турында шигырь укый.


маэмай


"До-ми-солька" җыр ансамбле "Татарстан" җырын башкарып кунакларның күңелен яулады.


домисолька

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев