Логотип Идель
ШӘХЕС

АНА КАДЕРЕ. Алтынчы бүлек

Алтынчы бүлек


/башы/


Мин аңа күчтәнәчләр, күлмәкләр алып бардым. Иң якын дусларга әйләндек без аның белән. Әбием турында сөйләргә бөтенләй оынтканмын бит! Аның хәле шәптән түгел иде. Берсендә хәлен белергә кайткач, мине үз янына чакырып алып, соңгы сүзен әйтеп гомерлек серне ачты. «Үз оныгымдай яраттым мин сине, Рамилә! Тик синең үз әбиең түгел шул мин. Әниең турында да сиңа сөйләмәдем. Минем кызым балага уза алмады. Ире аны бик озак еллар кыйнады шуның өчен. Ахыр чиктә түзми Бала тудыру йортына мөрәҗәгать итте. Акчасын нисен җәлләми, бөтен өмете шунда булды.


Бәхетенә, бер бала туганын хәбәр иттеләр. Әнисе авыр хәлдә дигәч, улым тиз арада баланы алып кайтырга карар кылды. Кызым сөенеченнән күккә сикерде шул чакта. Әллә шул бала анасының рәнҗеше төшепме, икенче көнне үк улым белән кызым аварияга очрап бу дөньядан мәңгелеккә китеп бардылар. Ә син минем янда калдың. Синең өчен әни дә, шул ук вакытта әти дә булырга тырыштым. Бу серне мин, дөрес, синнән озак яшердем. Үз анаң турында мин бер ни дә белмим. Эзлә син аны, Рамилә. Язмышыңа язылган булса табарсың.» Әбиемнең шушы сүзләре, чыннан да соңгысы булып чыкты. Мин аны ачуланмадым да, үпкәләмәдем дә. Бик кызгандым ул чагында. Аны соңгы юлга озаткач, әнием турында тагы да күп уйлана башладым. Бәхет таңы кайчан да булса атар күк тоелгандыр инде…


***


Нидер сизенеп кердем мин ул көнне Картлар йортына. Теге әби дә ничектер сәер тоелды. Инде бер ике сүз сөйләшеп алгач, минем муеныма карады да, тораташтай катып ук калды. Мин бер ни дә аңламыйча аңа карадым. Ул куллары белән күзләрен ышкый-ышкый миңа әйтте «Иремнең дә шундый ук шрамы бар иде» Мин телсез калдым. Кайчак шундый авыр була. Ни дисәң дә, хата булыр кебек. Югалып каласың. Сезгә танышмы мондый хис? Бу ничек булып чыга инде хәзер? дигәндәй, аңа янә сораулы карашымны ташладым:


- Сез моның белән ни әйтергә телисез? Аңлап ук бетермәдем кебек... Ялгышаммы?



Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев