Логотип Идель
ШӘХЕС

"АКЫЛЫМА СЫЙМЫЙ - ТАТАР ТАТАРЧА СӨЙЛӘШМИ!"



Дильяр Асихаер белән Казан дәүләт аграр университеты тулай торагында таныштык. Әби-бабалары, Явыз Иван чукындыруыннан качып, Кытайга күченеп киткән булган. Дильяр аларның туган-туфрак турындагы үгет-нәсыйхәтләрен әби-бабаларыннан ишетеп белә. Казанга укырга килүе дә шуннан. Ачык йөзле, кызыксынучан егет университетта рус телен өйрәнә хәзер.




Дильяр – әтисе ягыннан уйгыр, әнисе ягын­нан татар егете. Әтисе Әсхәр озак еллар Тянь-Шань шәһәрендә хәрби хезмәттә булган, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әнисе Фәрхинур – укытучы. Милли җанлы ханым балаларын гына түгел, күп санлы кытай халкын да татар милли гореф-гадәтләре, уеннары, милли ашлары белән таныштыра. Кытайда уза торган төрле милләтләрнең бәйрәмендә һәрвакыт татарларның көнкүреше турында сөйли, сәхнә номерлары әзерли икән.

– Әнинең эшчәнлеген Бөтендөнья татар конгрессы да күреп алып, биш көнгә Казанга кунакка чакырды. Татар җанлы булуына карамастан, моңарчы әнинең бер тапкыр да Татарстанда булганы юк иде. Бу аның өчен бик зур бүләк булды. Безнең өйдә татар китаплары, журналларына да кытлык юк. Алар аша әни безгә милли рух сеңдерергә тырышты, – ди ­Дильяр.

Гаиләдә алар өч бала икән. Олы абыйсы да, әтисе кебек, хәрби юл сайлаган. Дильярның бер тамчы су кебек охшаш игезәге дә бар әле. Хәзерге вакытта ул Кытай университетына укыр­га кереп йөри.

– Кытайлыларга чикләү бар. Алар гаиләдә бер генә ир бала тәрбияли ала. Чит милләт вәкилләре исә ике­шәр бала үстерә, ә татарларга өчәр бала алып кайтырга мөмкин. Кытайда татарлар – иң аз санлы халык, безне бик хөрмәт итәләр анда, – ди Дильяр.



Дин буенча да кыенлык­лар тумый икән. Дильярның гаиләсе яшәгән Синьцзян шәһәрендә мөселманнар күп, хәтта мәчет тә бар. Егетнең әдәби татар телендә сөйләшүе дә сокланыр­лык.

– Мин күп телләр беләм. Әни һәм аның туганнары белән бары тик татарча аралашам, әти ягыннан туганнар белән уйгурча гына сөйләшәм. Урамда, дуслар белән кытайча сөйләшергә туры килә. Ләкин өйгә кытай телен алып керергә ярамый. Өй – туган тел мохите. Бераз казахча сөйләшәм. Хәзерге вакытта рус телен өйрәнәм. Быел тулай торактагы бер күршем – Африка студенты. Ул бары инглизчә генә аңлый. Аның белән аралашыр өчен, бераз ул телдә дә «сукалый» башладым хәзер. Иң авыры – рус теле. Мужской, женский, средний родлар белән баш буталып бетә. Ләкин аны өйрәнсәм, Кытайда да, Россия­дә дә бөтен ишекләр ачык булачак миңа. Ике ил арасында тәрҗемәче була алам. Тел өйрәнү бик авыр, ләкин күп телләр белү – бик зур байлык, – ди Дильяр.

Хәзерге вакытта егет булачак белгечлеген сайлый. Көздән Казан федераль университетында Халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга кермәкче.


– Казанга килгәч, иң шаккатырганы һәм сок­ландырганы «Кол Шәриф» мә­чете булды. Минемчә, ул Татарстанның бөтен матурлыгын чагылдыра. Кытай белән Россия бик нык аерыла. Сездә машина йөртүчеләр җәяүлеләргә юл бирә. Кытайда андый нәрсә юк. Безнең мәктәптә – 12 ел укыту системасы. Укулар шулкадәр авыр: иртәнге алтынчы яртыда дәресләр башланса, кичке бишенче яртыда гына тәмамлана. Кытай халкы ачы, авызны өтә торган ризык­лар ярата. Россиядә бер тәлинкә ризыкны да ашап бетермәскә мөмкиннәр, ә кытайда күп ашыйлар. Анда син автобуста барганда телефоннан сөйләшә алмыйсың, чөнки кешеләр бер-берсе белән шау-гөр килеп аралаша, бер нәрсә ишетелми. Ә монда сиңа телефоннан ни сөйләгәннәрен бөтен автобус ишетергә мөмкин. Сезнең кешеләр бер-берсе белән сөйләшми. Ачык түгел. Күбрәк телефоннарында «утыра», тәрәзәдән урам күзәтә, – дип, Кытай белән Россиядәге үзгәлекләрне санап китте Дильяр.

Халык күп булу, ризык җитмәү кебек әйберләр ялган юл белән азык-төлек җитештерү кебек проблемалар да китереп чыгара икән. Кош-кортларга, терлекләргә, тиз үссен өчен, төрле препаратлар да ашаталар икән. Шуңа да Кытайда ике башлы, дүрт канатлы тавык­лар гадәти хәл, ди.

– Татарстанда иң гаҗәп­ләндергәне һәм акыл белән кабул итү авыр булганы – татар кешесенең татарча сөйләшмәве. Кешенең татар икәнен белсәм, аның белән үз телемдә сөйләшергә тырышам. Ләкин аларның йөзендә шулкадәр ризасызлык һәм моны ошатмауларын күрәм. Мин Кытайда яшәп үз телемне саклап кала алдым, ә монда үз илендә телләрен югалтып бара халык. Шулай да бер кешене татарча сөйләшергә өйрәттем мин. Күршем Ринур, үзе татар булса да, русча гына сөйләшә иде. Мин аңламагач, аңа да татарча өйрәнергә туры килде. Хәзер туктатып булмый, – дип елмая Дильяр.

21 яшьлек егетнең йөрәген яулардай кыз бармы-юкмы икәнен дә сорашырга булдым.

– Иң чибәр кызларның ­Россиядә булуын барыбыз да белә. Кытайда яшәүче дусларым: «мондагы кызларны фотога төшереп җибәр әле», – дип аптыратып бетерде инде. Бездә кытай кызлары бик оялчан. Егетләр кызларны таба алмый интегеп йөри. Монда киресенчә. Россиядә сигез кызга бер егет туры килсә, Кытайда сигез егеткә бер генә кыз эләгә. Әгәр дә гашыйк булсам, берәр татар кызын, һичшиксез, үзем белән Кытайга алып китәр идем, – ди егет.

Буш вакытында Дильяр иҗат белән шөгыльләнә, студентлар тормышында актив катнаша. Төрле чараларда татар, уйгур халык биюләрен башкара. Татарстаннан еракта булып та татарлыгын саклап калган Дильяр кебек егетләр сокландыра.

Алисә Сабирова



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев