Логотип Идель
ШӘХЕС

АКСЁНОВ ТУРЫНДА ИШЕТКӘНЕГЕЗ БАРМЫ?

Әлбәттә, бар. Чөнки Василий Аксёнов шактый танылган, талантлы, олпат рус прозаигы, пьесалар авторы. Казанда һәр ел аның фестивальләре дә уза! Бүген 20 август көнне иҗатчыбызның туган көне!


Аның турында иң мөһиме шул, Василий Павлович 20 августында Казанда туа. Әнисе, Евгения Гинзбург, Казан Педагогика институтының укытучысы, соңрак Красная Татария гәзитендә бүлек мөдире, ә әтисе, Павел Аксёнов, Казан шәһәр советы рәисе булып эшләгәннәр.1937 елда Павелга әле 5 яшьтә булмаган вакытта аның әтисен дә, әнисен дә кулга алалар һәм 10 елга төрмә һәм лагерьларга җибәрәләр. Аның абыйсын һәм апасын туганнары үзенә алалар, ә Павелны калдырыга рөхсәт итмиләр. 1938 елда аны әтисенең туганы Кострома балалар йортында эзләп таба һәм үзенә ала. 1948 елда Василий әнисе белән кабат очраша. Василий Аксёнов туган шәһәрендә Казанда 2007 елда узган «Аксёнов-фест» фестивалендә катнаша. Ул фестиваль хәзер ел саен уздырыла. 2009 елда Аксёнов музей-йорты торгызыла, хәзер анда шәһәр әдәби клубы эшләп килә.


Василий Павлович 2009 елда, 76 яшендә вафат була.



Рәшит АбдуллинШулай ук бүген Рәшит Абдуллинның туган көне!


Ул композитор, популяр җырлар авторы, җырчы (бас), 1970-1980 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең һәм «Сәйяр» ансамбленың җитәкчесе. Инструменталь-камера әсәрләре, спектакльләр өчен музыка, җырлар, татар халык көйләренә эстрада өчен эшкәртмәләр, балалар өчен мюзикл авторы.


1951 елның 20 августында Казанда туган. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1970 [1]), Казан дәүләт консерваториясенең теория-композиция бүлеген (1979, Р. Билалов классы) тәмамлаган. 1970-1983 елларда «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе. Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге җитәкчесе. Эстрадада танылгач, академик вокалга күчә. Концертларда Көнбатыш Аурупа композиторлары Дж. Россини, Г. Доницетти, Дж. Верди һәм рус композиторлары М. Глинка, П. Чайковский, С. Рахманинов операларыннан арияләр, романслар, татар, рус, чегән халык җырлары башкара. «Татарстан» ДТРКсында Ф. Шубертның «Гүзәл тегермәнче хатын» (рус. Прекрасная мельничиха) вокаль циклын (ТР халык артисты М. Коварская белән) яздыра.


2000 елда, яшь җырчыларга ачылырга ярдәм итү максатында, «Вокал-Арт» иҗат берләшмәсе оештыра. Иҗат берләшмәсенең уңышы дип, Моцартның «Дон Жуан» һәм Дж. Гершвинның «Порги һәм Бесс» операларының концерт куелышын санарга була. Р. Абдуллин үзе баш рольләрне башкара.


Мәгълүматлар “Ялкын” архивыннан һәм Википидиядән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев