«ӘКИЯТ»ТӘ КУНАКТА!
16 сентябрь көнне «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында мәдәният дәресе узды. Чарада барлыгы 245 укучы канашкан. Алар барысы да Казан шәһәре 35 нче номерлы мәктәбенең икенче һәм өченче сыйныф укучылары. Бу гади дәрес кенә түгел иде, әлбәттә. Укучылар сихри әкияттән чыккан каһарманнар белән танышты, артист абый-апалар белән күңелле зарядка ясады, танылган кешеләр белән якыннан аралашты. Укытучысы кем дисәгез, дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Римма апа Ратникова алып барды!
Шулай ук кунакларга Казан шәһәренең мәдәни көндәлеген («Культурный дневник школьника») бүләк иттеләр. Анда башкалабызның бөтен тарихи урыннары, матур урамнары турында белешмә тупланган. Кыскасы, үз шәһәрең буйлап сәяхәт итәр өчен менә дигән әйбер. Көндәлекнең беренче битен ТР Президенты Рөстәм абый Миңнеханов ачып җибәрә. Курчак театрына килгән укучыларыбыз көндәлекләренә беренче билгене дә алырга өлгерде – «Әкият»кә кунакка килдегез дигән штамп куелды.
Әлеге чара Казанда гына түгел, ә башка районнарда да актив уздырыла. Мәдәниятне таныган кеше генә үзен таный ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 февраля 2026 - 10:08
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
-
12 февраля 2026 - 09:05
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
-
11 февраля 2026 - 15:33
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
-
10 февраля 2026 - 09:31
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
Нет комментариев