Логотип Идель
ШӘХЕС

АЙНУР КАЮМОВ: «КЫЗЛАРДА ЙӨЗ-КЫЯФӘТКӘ КАРЫЙМ»

Егет булса шундый булсын – гел дөресен сөйләсен, җитмеш төрле һөнәр иясе дә булсын. Айнур Каюмов кебек, мәсәлән: җырлый, укыта, бәйрәмнәр алып бара. Кызлар, сер итеп кенә әйтәм: сөйгән яры әлегә юк. Айнур белән тизрәк танышасың киләме? Әйдә, таныштырам.
Туган көне: 26 февраль 1995 ел

Туган урыны: Теләче районы, Алан авылы

Белеме: Идел буе дәүләт физик һәм тәрбия бирү академиясе (магистратура 2 курс)

Буш вакытында: йөгерә, китаплар укый, үзен камилләштерү белән шөгыльләнә

Күңелендә моң булган кеше иҗади гаиләдә тәрбияләнә кебек. Ләкин искәрмәләр булмый калмый. Әнисе икътисадчы булса, әтисе белән апасы – математика укытучысы. Ә җырлау сәләте аңа әбисеннән күчкән.



– Айнур, син кечкенәдән – сәхнәдә. Димәк, җырчы булу ул – балачак хыялы?

– Дөрес, мин 6 яшьтән җырлыйм, ләкин җырчы булырмын, сәхнәгә чыгармын, клиплар төшерермен дип уйламадым. Хирург буласым килә иде. Ләкин соңнан әтием юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайларга булдым.

– Физкультура укытучысына белем аласың. Ә җыр сәнгате буенча белемең бармы?

– Чаңгы спорты буенча тренер һәм физкультура укытучысына белем алам. Ләкин үземне җыр сәнгатенә укучылардан да яхшырак тәҗрибә туплыйм дип саныйм. Күп кенә чараларда катнашып, татар эстрадасының метрлары белән бергә эшләргә туры килә. Алардан киңәшләр сорыйм, үземне камилләштерәм. Белем алу гына түгел, аның өчен талант та кирәк.

– Димәк, талантың булса, сәхнәгә белемсез дә менәргә ярый?

– Мин алай димим. Кеше эшкә тотынган икән ул аны җиренә җиткереп, тиешенчә башкарырга тиеш. Яшьтәшләремә дә шуны киңәш итәр идем: куелган максатка ирешер өчен, төптән уйлап, яхшылап эш итәргә кирәк.

 

– «Татар моңы», «Бикафест», «Йолдызлык», «Ягымлы яз», «Ватан» кебек бәйгеләрдә дәрәҗәле урыннар яулавыңны беләбез. Спорт өлкәсендә уңышларың бармы?

– Дөрестән дә бәйгеләрдә еш һәм күп катнашырга туры килә. Хәтта исемнәрен дә хәтерләп бетермим (елмая). Спорт бәйгеләрендә дә катнашам. Үз осталыгыңны югалтмас өчен, көндәшлек хисен тою һәм башкалар белән элемтәдә тору кирәк.

– Шәхси тормышка килгәндә...

– Киләсе ике елда ЗАГСка бару планда юк.

– Димәк әлегә мәхәббәт фронтында тынлык?

– Давыл алдыннан була торган тынлык булмаса ярый. (көлә)

– Ә синең өчен идеаль кыз нинди?

– Алдалап тормыйм: беренче эш итеп, әлбәттә, тышкы кыяфәткә игътибар итәм. Кызлар үзләрен карап, матур булып йөрергә тиеш дип саныйм. Янымда кешелекле, мине аңлый торган, терәк булырдайны күз алдына китерәм.

– Киләчәккә планнар нинди?

– Алга куелган курстан тайпылмый эшләргә дә эшләргә. Татар эстрадасында үз урынымны табып, тамашачыларга яңа форматтагы җырлар тәкъдим итәрмен дип уйлыйм.

Лиана Мәрданова

P.S. Якын киләчәктә Айнурны татар эстрадасы йолдызы итеп күрербез дип өметләник. Уңышлар, Айнур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев