Логотип Идель
ШӘХЕС

ӘГЪЛӘМ КӨНЕ!

Мөдәррис абыйны искә алыйк, аның бүген туган көне ләса... Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.


Мөдәррис Әгъләмовның беренче шигырьләре 1959 елда Татарстан һәм Башкортстан пионер газеталарында һәм журналларында басылып чыга. Ә 1968 елда «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөсәкыйль китабы дөнья күрә. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик поэзия, халык иҗатыннан үсеп чыккан табигыйлек һәм эчке бер моң хас. Кечкенә генә поэтик дитәл аша ул туган ил, халык язмышы, аның үткәне һәм киләчәге турында фәлсәфи гомумиләштерүләр ясарга омтыла, һәм күп очракта моңа ирешә дә.


Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)


Мөдәррис Әгъләмов 1973 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы. М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф. Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә. 1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен 1992 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.  2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.



Җилле көндәй җиллекләр


Озаккарак китте бугай, озаккарак,
Күзен текәп көткән иде һәммә тараф...

...Чыкты буран — ком бураны,
Өермәсен тыялмады.
Чыкты болыт актарылып,
Офыкларга сыялмады.

Килгән иде кояр булып,
Бар дөньяны юар булып,
Ул яумады...

Җан биргәндәй талпынды да
Ауды басу уртасына
Теткәлонгән ялгыз нарат.

...Озаккарак китте шул, әй, озаккарак...

Алып китте басудагы
Өеп куйган күбәләрне,
Салам эшләпә чөйгәндәй,
Алып чөйде түбәләрне.

Керде әллә ничә төргә,
Ә игелек күрсәтергә
Теләмәде.
Тик сөенде давыл белән

Суга төшкән мамык канат,
Еракларга китеп барды
Башын чөеп, горур карап.

...Озаккарак китте шул, әй, озаккарак

Тәрәзәне ябып куйды
Өйдә булып өлгергәне,
Ишетелде нәрсәләрдер
Чәлпәрәмә бәрелгәне —
Түкте, түкте көчен генә,
Шәхси ләззәт өчен генә
Бар белгәне...

Китеп бара... Бар терекнең
Кирәкләрен бирде санап;
Тыныч гомер иткәннәргә,
Имеш, игеп иккәннәргә
Бирде сабак.

...Озаккарак китте шул, ой, озаккарак..

Кәпәчләрен тезгә салып,
Картлар тора көлемсерәп:
«Файдасызга очынуны
Яшьләргә бер куру кирәк.
Яшьләргә бер күрү кирәк».

...Иген шаулый,
Тургай сайрый,
Ир-егетләр чалгы кайрый.
Хатын-кызлар, тәрәзәдәң
Кыр юлына бага-бага,
Камыр- изә,
Токмач сала.

Күгәрченнәр «бүләк» сала
Авыз ачып торучыга,
Элеккечә морҗаларның
Төтеннәре туры чыга...

Халык әнә керфекләрен
Офыкларга теки кабат:
— Озаккарак китте шул, әй, озаккарак...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев