Логотип Идель
ШӘХЕС

"АФРИКАДА ДА ТУГАН ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШҮ ПРЕСТИЖЛЫ, ТАТАРСТАНДА АЛАЙ ТҮГЕЛ!" /фото, видео/

Африка егете Алию Халид: “Бездә үз туган телеңдә сөйләшү престижлы, кызганыч, Татарстанда алай түгел”, ди. 
Укый: КИТТУ-КАИ, 3 курста

Кайдан: Африка, Нигерия, Азаре шәһәре (110 мең кеше)

Туган теле: хауса

Белә: хауса, инглиз (Нигериядә рәсми тел), нигерия, төрек (урта мәктәптә), гарәп (мәктәптә, мәдрәсәдә), рус, татар телләрен.

Өйрәнә: испан телен.

Хобби: чит телләрне өйрәнү, документаль фильмнар карау, Казан буйлап йөрергә ярата.

–​ Алию, ни өчен син уку урыны итеп Казан шәһәрен сайладың?

–​ Ел саен Нигериядән Россиягә 60–70 студент укырга килә. Нигерия һәм Россия арасында килешү бар. Хәзер мин Казанда инде өченче ел яшим. Ләкин Россиядә яшәвемә дүрт ел булды.

–​ Татар теле турында кайчан беренче тапкыр ишеттең?

–​ Россиягә килеп, русча өйрәнә башлагач, миңа Татарстанга барасымны әйттеләр. Монда килгәнче, Татарстанда төрки халыклар – татарлар яшәгәнен белдем. Үзебездә - Нигериядә мин төрек мәктәбендә укыдым. Шуңа да монда бераз җиңелрәк булды.



–​ Ә татар телен кайчан өйрәнә башладың?

–​ Дусларым белән университетта татарча дөрес итеп сөйләшер өчен кечкенә блокнот башлап җибәрдем. Анда «сәлам», «рәхмәт» кебек сүзләрне яздым. «Рәхим итегез» сүзен күптәннән белә идем. Чөнки Татарстанның һәр җирендә аны очратасың. Былтыр КФУда бушлай татар телен өйрәтү курслары турында ишеттем. Шунда язылдым, 2016 елның сентябрь – декабрь айларында укыдым.

–​ Әлеге курслар сиңа ничек ярдәм итте?

–​ Укытучыларым миңа телне өйрәнергә ярдәм итте. «Ана теле» онлайн-курслар аркылы күп нәрсәне белдем. Анда барлык кирәкле әйберләр дә бар. Шулай ук «Вконтакте» челтәрендәге күп кенә татар төркемнәрендә торам. «Татары и татарочки», «Татарстан», «Молодежь Татарстана» төркемнәрен карап барам.

Өч атна элек мин татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада турында ишеттем. Анда чит ил студенты – Япония кызы беренче урын алды. Киләсе елда мин дә анда катнашырга телим. Ләкин аңа кадәр бик күп әзерләнергә кирәк.



– Татар телен өйрәнгәндә, нәрсәне өйрәнү авыррак булды?

– Алфавит бераз гына авыррак булды. «Ү» һәм «у» хәрефләре белән бар да аңлашыла. Әмма «ө», «ә» бераз катлаулырак булды. Телне өйрәнү өчен бу гына киртә була алмый. Кешеләр татарча сөйләшүемне аңласа, минем өчен бу – иң мөһиме. Мин татар малае түгел, ләкин шулай да мин бик тырышам.

Телне өйрәнү өчен көн саен татар телендә аралашу кирәк. Миндә сөйләшү практикасы йә дусларым белән, йә мәчеттә имам, кардәшләрем белән генә. Әмма бу даими практика түгел. Кызганыч, Татарстанда татарлар да, руслар да, башка халыкалар да үзара русча сөйләшә. Мин урамда йөргәндә, татарларны еш очратам. Алар минем белән «Сәлам!» дип исәнләшә. «Син татарча беләсеңме?» дип шакката. Үзләре: «Мин – татар, ләкин мин туган телемне белмим. Әти дә минем белән татарча сөйләшмәде. Авылга кайтсак, әби генә безнең белән татарча сөйләште. Ләкин өйдә безгә русча гына өйрәттеләр», дип сөйлиләр.

– Синең төркемдәшләрең татарча белүеңә ничек карый?

– «Афәрин!», «маладис», дип әйтә. Курслардан соң алар миңа бары тик таң кала иде. «Син кайда укыдың?», дип күп тапкыр сорадылар. Татарстанда яшәүче һәркемгә татар телен база дәрәҗәсендә булса да өйрәнергә кирәк. Әгәр дә мин кайдадыр яшим икән, ул җирлекнең тарихын, телен белергә тиешмен. Әмма Татарстанда мин андый әйберне күрмим. Бу - проблема. Аны чишү минем генә кулларымнан килми. Ә бездә үз телеңне белү, киресенчә, – престижлы.

КФУда татарча курсларда укыганда, анда татар телен белмәүче татарлар күп йөрде. Бу бик яхшы. Әлбәттә, алар үз телләрен өйрәнергә соңрак тотынганнар. Әмма соң булса да уң булсын, диләр бит. Бу егетләрнең балалары инде мәктәпкә йөри, анда татар теле буенча өй эшләре бирәләр. Ә шушы дәресләрне эшләргә ярдәм итә алмыйлар, шуңа да татар телен өйрәнергә килгәннәр. Ләкин тел өйрәнүгә бу гына сәбәп булырга тиеш түгел.



-​ Әйт әле, син ни өчен татар телен яратасың?

-​ И, туган тел, и, матур тел... Татар теле туган телем түгел. Мин төрек мәктәбендә укыдым. Төрки халыкларының телләре бик яхшы. Миңа төрки халыкларының мәдәнияты бик ошый. Минем туган телем, туган мәдәниятем төрки халыкларыныкына бик якын. Чөнки безгә гарәп теле, ислам дине якын. Шуңа татар телендә аралашу минем өчен нормаль күренеш, бу минем өчен проблема түгел.

-​ Африкадан килгән дусларың арасында татар телен өйрәнүчеләр бармы?

-​ Әйе, аеруча КФУда. Татарча сөйләшә торган 4-5 дустым бар. КАИда хәзер 1нче курста татар телен мәҗбүри рәвештә укыталар. Бу бик яхшы. Чөнки мин беренче курста укыганда, андый әйберләр юк иде.



[caption id="attachment_15468" align="aligncenter" width="1180"] VLUU L100, M100 / Samsung L100, M100[/caption]

-​ Син бик күп телләр беләсең, ахрысы...

-​ Башка телләрне өйрәнү минем өчен бер дә авыр түгел. Шулай булса да мин үз туган телемне беркайчан да онытмаячакмын. Минем туган телем – хауса. Ул да татар теленә бераз охшаш. Чөнки гарәп теленнән кергән алынмалар бездә дә кулланыла. Мисал өчен, “мәдрәсә”, “тәрбия”, “мәҗлес” сүзләре - шундыйлардан.

-​ Казан шәһәрен яратасыңмы?

-​ Әйе, бу җәйдә Казанның күп кенә урыннарында булырга телим. Бик күп мәчетләрдә булганым бар. Ләкин иң еш йөри торганнары – Нурулла һәм “Казан нуры” мәчетләре.

[embed]https://youtu.be/YKwSt9gx_Ck[/embed]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар Алиюның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев