Логотип Идель
ШӘХЕС

ҖӘЕҢНЕ ДӨРЕС ҺӘМ КҮҢЕЛЛЕ ИТЕП БАШЛА!

Иртәгә рәсми рәвештә каникуллар башланган көн генә түгел! Ә Балаларны яклау көне дә! Шул уңайдан, Татарстан районнарында кызыклы чаралар узачак. Әлбәттә, Кзаан шәһәре дә читтә калмый. Әлеге бәйрәм уңаеннан үтәчәк чараларның күбесе Татарстан башкаласына туры килә.

Кая барачагыңны инде бүгеннән үк планлаштырып куйсаң була. Чөнки бәйрәм программасы бик кызыклы. Барысына да вакыт табып, барып өлгер генә! Ә бик теләсәң, вакытны табып һәм дөрес итеп бүлеп тә була.

Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы – Казан Кремле. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар өчен иҗади, спорт, танып белү чаралары шәһәрнең барлык районнарында да уздырылачак. Яшь казанлыларны Горький паркында, Горки-Әмәт урманында, Казан зооботаника бакчасында, «Казан» Гаилә үзәге янында бәйрәм көтә.

1 июнь

Казан Кремле

11.00-15.00 – «Волшебники лучезарного города», «Без Кремльне яратабыз» программалары.

Шулай ук биредә балалар рәсемнәре күргәзмәсе, гамәли сәнгать буенча мастер-класслар, әдәби ишегаллары да узачак.

Горький паркы

13.00 – 16.00 – Николай Носовның Незнайка трилогиясе геройлары иҗади, спорт, күңел ачу уеннары үткәрәчәк.

Сынлы сәнгать һәм оригами буенча мастер-класслар да узачак. Әлеге мәйданчыкта шулай ук зур йортлар, ракеталар, чәчәкләр модельләре, агач коймалар да урнаштырыла. Аларның барысын да буярга мөмкин булачак. Паркта малайлар һәм кызлар зур төймәләрне тегәргә, ай баскетболы, гигант боулинг уйнарга өйрәнәчәк. Матур киемнәр киеп, фотога төшү мөмкинлеге дә булдырылачак.

Горки-Әмәт урманы

10.00 – «Пират каникуллары» тематика программасы.

Биредә призлар уйнату, концерт, мастер-класслар, спорт мәйданчыклары, аквагрим көтелә. Әгәр малайлар һәм кызлар бәйрәмгә пират костюмын киеп килсә, аларга махсус бүләк тапшырыла.

Жиңү паркы

16.00 – Судо-, авиа-, автомоделизм буенча Казан балалар кубогына ярышлар.

Шулай ук Горбунов исемендәге завод, мотор заводы хезмәткәрләренең балалары өчен махсус бәйрәм программалары әзерли. «Тасма» стадионында «Кожаный мяч» шәһәр ярышлары узачак.

Казанның эре паркларында да атна буе яшь казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бәйрәм программасы үткәреләчәк.

28 май – 3 июнь аралыгында яшүсмерләр клублары, мәктәп яны лагерьлары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, музыкаль мәктәпләр дә малайлар һәм кызларга спорт ярышлары, конкурс, күргәзмә, спектакльләр әзерли.

3 июнь – Казан зооботаника бакчасы

12.00 – 14.00 – концерт һәм фәнни-күңел ачу программасы узачак.

Биредә понида йөреп, мастер-классларда катнашып (керү билетын түләгән очракта) булачак.

Казан районнарында узачак чаралар турындагы мәгълүматны pdf-форматындагы документтан карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев