Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТРАМВАЙ КӨТКӘНДӘ
Ә егет белән кыз бу тукталышта бик озак күренмәделәр. Үзәкләргә үтәрлек салкын көзләр үтеп, кышлар, язлар, җәйләр җилдереп узып, тагын бер көз килгәч, тукталышта кыз белән егет күренде. Бу юлы алар өчәү − егетнең кулында бәләкәй җанлы төенчек бар иде. Урам чатында кара-каршы басып торган светофорлар, хәерле юл сезгәььь дигәндәй, бәхетле елмайган парны яшел нурларына күмеп үткәреп җибәрделәр дә бер-берсенә яшькелт күзләрен кысышып алдылар... -
ЗУР БӘХЕТКӘ ХАКЫМ БАР
Илсия кайтып кергәндә өй эчендә гадәти булмаган, сәер бер тынлык урнашкан иде. Әтисе фермада эштә булырга тиеш, әнисе ишек алдында күренми. Лапас астындагы маллар гына тынгысызланып тавыш бирә. Гадәттә әнисе көне буена диярлек шул малларны карап мәш килә. Мәктәптән кайтып керүче кызын да Зөләйха гадәттә тышта ук нинди билгеләр алганы хакында кызыксынып каршылый. Суга киттеме икәнни әнисе? -
ӘНИ БИТ...
− Кая, күрсәт әле китергән итегезне? Мае бармы әзрәк? − Катифә карчык кызы алып килгән ит кисәкләрен, капчыкларыннан чыгарып, берәм-берәм җентекләп тикшерә, карый башлады. − Теге юлы да юньле булмады китергән итегез... -
МИЛӘШ АЧЫСЫ
Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның. -
КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ
Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды. -
ҖАВАП
Фәйрүзә бишенче сыйныфта укып йөргән мәктәпкә яңа директор килде. Яңа директор Рәсим Хәтмуллович үзен күрсәтә башлагач, укучылар үзләреннән киткән директорларын еш кына хөрмәт белән искә төшерә башладылар. -
КАРЛЫ СИН
– Кар бөртекләрен җиргә җибәрү белән беррәттән аларга мөһим эш тә йөклиләр икән: «Менә син, Фәлән Фәләнов, шушы кешенең төп-төгәл йөзенә килеп төшәргә тиеш». Һәм алар, шул максатны үтәр өчен, күпме чакрымнар очалар, эзлиләр икән, – дип сөйләде Искәндәр. -
ИҢ КАДЕРЛЕ ИСТӘЛЕК
Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны. -
ӘНИЕМ БУЛСЫН ИДЕ
Авызларын ачып тыңлаган кызларга Римма үзе турында күп нәрсә сөйләде. Гаиләдә бер генә кыз икән. Хастаханәдә табиб булып эшләгән әнисе аны бик ярата ди. Әтиләре колхоз идарәсендә экономист вазыйфасын башкара. Әнисе Римманы өйдә берни дә эшләтми. Йортлары бик зур. Аларның гаиләсе авылда иң бай санала. -
ХАТ ТАШУЧЫ КЫЗ
Фәния, кыяр-кыймас кына атлап, зур залга килеп кергәндә, күргәзмә эшен башлаган иде инде. Ил күләмендә танылган рәссам Ирек Сәлимгәрәевнең иҗаты белән кызыксынучылар диварга эленгән картиналарны игътибар белән, җентекләп карыйлар. -
ИСКЕ КҮЛМӘК
Бер атнадан шәһәрдә яшәгән балалары, машинага төялеп, тагын кайтып төште. Әнисенең хәл-әхвәлен сорашкач, Алтынчәч, зур гына төенчек чыгарып, карчыкның алдына куйды һәм бераз гаепле төс белән сүтә башлады: − Әнкәй, иске киемнәреңне юарга алып киткән идем. Юып, үтүкләп алып кайттым. Рәнҗемә инде, ярыймы?.. -
ИКЕ УЛЫМ
Фидаилның хәле чыннан да бик кызганыч иде. Кырык ике яшендәге сөлектәй ир эчәгенә ясаткан операциядән соң беткән, ябыккан иде. Өч ай буена урында ятып как сөяккә калган иде. Ракка каршы табиблар да көчсез шул. Алар бу явыз чирне дәвалый алмый, бары тик булдыра алганча, авыруның санлы гына елларын, айларын озайтырга тырыша. -
БӘХЕТКӘ ХАКЫ БАР ҺӘРКЕМНЕҢ...
Егеткә Римма турында уйланып бару чиксез рәхәт иде. Ул, телефонын кабызып, интернет челтәренә керде һәм кызның битен эзләп тапты. “Ава”га икәү төшкән фотоларын куйган. Сәхифәсендә тагын ниндидер матур шигырьләр... Руслан аларны бик аңлап та бетми. Шулай да аңа кызның нечкә күңелле булуы, хисләргә бирелә белүе ошый. “Энҗе сибә кемдер учлап-учлап икәү йөргән көзге сукмакка...” Барысы да Руслан белән Римма турында... -
«КЫШКЫ ТЫНЛЫКНЫ САКЛЫЙМ...» – ИЛҺАМИЯ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ИҖАТЫ
Илһамия Линар кызы Гыйззәтуллина Яшел Үзән районы Осиново бистәсе С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиянең 10 сыйныфында белем ала. Фортепианода уйнау, шигырь язу, социаль челтәрләрдә ана телебездә эчтәлекле постлар язу да аның яраткан шөгыле. Иҗатка мәхәббәт дәү әтиләреннән һәм әнисеннән күчкәндер, мөгаен. -
ГОМЕРЛЕ КОЕ
“Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?