Логотип Идель
Иҗат

ИКЕ УЛЫМ

(тормыштан алынды)

Илсөяр мәктәптән алып кайткан бер кочак дәфтәрләрен тикшереп бетте дә уйга калды. Алтынчы сыйныфта гына укысалар да, балалар күңеленең тирәнлеге кайвакыт шак каттыра, уйга калдыра. ”Нәрсә ул киләчәк?” темасына язылган иншада кемдер чынга ашмас хыялларга бирелсә, кемдер киләчәккә аек акыл белән планнар төзегән. Кемдер киләчәкне бүгенге көннәр белән чагыштырып, яхшы ягын, яман ягын фарызларга маташкан. Берничә малай киләчәкне күзаллаганда машина-автоматларга зур урын биргән. Бар җирдә дә бары тик роботлар гына эшләячәк, ә кеше, аны буйсындырып, төймәгә генә басып торачак. Бер кыз кешеләрнең үлемсезгә әйләнәчәге турында бирелеп язган. Икенчесен кешенең җир байлыгын ерткычларча файдалануы, сакламавы аркасында елдан елга урманнар кими, елгалар саега баруы, табигатьнең үзгәрүе, тирә-якның матурлыгы юкка чыгуы, сулар һава калмавы борчыган. Ә бер кыз киресенчә киләчәктә кешеләрнең акыл, аң ягыннан үсеше, кеше җанының камилләшүе, шул сәбәпле дөньяның тагын да матурланачагына ышаныч белдергән. Бала күңеле – йөгәнсез алмачуар колынчык. Бала күңеле – ирекле киек кош. Тормыш сезгә әле әллә нинди каршылыклар күрсәтмәгән. Әти-әниегезнең җылы канаты астыннан сары томшыгыгызны чыгарып, зур дөньяны күрергә, танырга маташуыгыз. Хыялланыгыз, өметләнегез, планнар төзегез, уйланыгыз... Илсөяр иртәгә балаларга әйтәсе сүзләрен хәтерендә барлады. Киләчәк сезнең кулда. Сез аны ничек төзисез, ул шундый булыр. Ул нинди генә булмасын, үз урыныгызны таба белегез. Кеше булып калыгыз...

Илсөярнең уйларын бүлеп, инде шактый гына соң булуына карамастан, өстәлдә яткан кәрәзле телефон кичке тынлыкны бозды. Көндез генә сөйләшеп алсалар да, әнисе үз җанына тынычлык таба алмый, ахры. Бер-ике сүз белән хәл-әхвалне сорашкач, карчык үзен борчыган нәрсә турында сүз башлады:

− Бигрәк авыр ятадыр инде балакаем. Ничекләр барып хәлен белергә...

Илсөяр сүзнең каты чир белән борышкан абыйсы Фидаил турында баруын аңлады. Хәле җиңел түгелдер явыз чирдән аяктан егылган абыйсының. Шулай да ул, дөресме-түгелме, әнисен тынычландырырга азапланды:

− Әни, операциядән соң аңа җиңелрәк булырга тиеш. Ул хәтле кайгырмаска тырыш инде, яме?

Хәер, нинди генә юату сүзләре эзләмәсен, Фатыма карчык аны ишетмәде. Ул һаман еракта авырып яткан улы хакында өзгәләнде:

− Караучы бар дисеңмени аны анда? Балалары бәләкәйләр. Марҗасына аның таза чагында эшләп тапкан акчасы гына кирәк иде. Кемгә кирәк ул анда хәзер?

Илсөяр әнисен берничек тә тынычландыра алмады. Фатыма карчык өзмәде-куймады, иртәгәдән җир читендәге улы янына чыгып китәрдәй булып ашкынды.

Илсөяр бер тын уйланып торды да, әнисенә өзеп кенә әйтте:

− Әни, бүгенгә тынычлан. Иртәгә уйлашырбыз ни булса да. Барырга уйласаң, мин сине еракка үзеңне генә җибәрмәячәкмен.

Бер-ике көннән аналы-кызлы алар юлда иде инде. Мәктәп директорына рәхмәт. Үзе күпне күргән, тормышны яхшы белгән хатын Илсөярне берсүзсез эштән җибәрде. Илсөярнең ире Әхмәт тә каршы төшмәде. Аларны машинасында тимер юл вокзалына хәтле төшереп куйды. Кызына ияреп, хасталы улы хакына ерак Коми якларына тәвәкәлләп шулай чыгып китте җитмешне куган Фатыма карчык.

Әйберләрен күтәреп йөри торгач, Фидаилның фатирын чак эзләп таптылар. Тик монда аларга сөенүче артык булмады. Хуҗабикә Люба кунакларны коры ипи һәм чәй белән “сыйлады” да дивар буенда тезелеп торган буш шешәләрне җыярга кереште. Үзенчә акланырга да маташты: “Федя чирләгәч бик авыр. Бераз эчеп алсаң, җиңелрәк...” Бераздан мәктәптән ике малай кайтты. Илсөяр Эдуард белән Маратны алып килгән күчтәнәчләре белән сыйлады да, алар әнисе белән икәүләп хастаханәгә киттеләр.

Фидаилның хәле чыннан да бик кызганыч иде. Кырык ике яшендәге сөлектәй ир эчәгенә ясаткан операциядән соң беткән, ябыккан иде. Өч ай буена урында ятып как сөяккә калган иде. Ракка каршы табиблар да көчсез шул. Алар бу явыз чирне дәвалый алмый, бары тик булдыра алганча, авыруның санлы гына елларын, айларын озайтырга тырыша. Шулай да Фидаил, әнисе белән сеңлесен күреп, бик сөенде. Коточкыч чир салкын куллары белән аягыңнан тотып төпсез сазга суырганда якын кешеләр килеп кулларын сузу кешенең сүнә барган җанында өмет уятмый калмый. Хәләл җефете дигән кеше мондый чакта яныңнан китмичә терәк булырга тиеш тә бит. Кая соң ул?! Хатыны Люба килсә дә, акча юклыкка яисә тыңлашмаган малайларга зарланырга гына килә шул. Илсөяр белән Фатыма карчык булдыра алганча авыруны карадылар, тәрбияләделәр. Куна-төнә диярлек хастаханәдә яттылар. Хәтта дәвалаган табибларның да күңелендә баласы дип өзелгән анага, туганы өчен дөньясын, эшен ташлап ерактан килгән Илсөяргә ихтирам, хөрмәт уянды. Әнисе белән сеңлесе киткәндә Фидаил күзгә күренеп ныгып, көрәеп калды. Иң мөһиме – аның күзләрендә яшәү өмете кабынды. Ул да кемгәдер кирәк. Аны иң авыр чакта ташламадылар. Кешенең даруы – кеше, дигәннәр бит.

Бала җанлы Илсөярнең күңеле абыйсының балалары өчен сызлый башлады. Эдуард белән Марат, балалык шуклыкларын исәпкә алмаганда, һич тә акылсыз түгелләр. Тик әтиләре чирләгәч күңелләре бик боек. Вакытыннан алда матәм тотып йөргән әни кеше үз кайгысы белән мәшгуль. Малайларны артык кайгыртучы, алар дип өзелеп торучы, тәрбия бирүче юк. Болай булса, кем үсәр соң сездән? Илсөяр белән Фатыма карчык Любаны каршыларына утыртып ныклап сөйләштеләр. Акылыңа кил, эчмә, балаларны, иреңне кара. Хатыннан, ярар, ярар дигән вәгъдәләр алып, ике малайга азык-түлек, киемнәр, Фидаилга дарулар калдырып, Фатыма белән Илсөяр Татарстан якларына өйләренә кайтырга юлга чыктылар.

Илсөяр кайту белән тагын башы-аягы белән эшенә чумды. Мәктәптә рус теле һәм әдәбиятен алып барган укытучы дәрес, белем бирү белән бер тигезлектә балаларга тәрбия бирүнең әһәмиятен әйбәт аңлый. Әйе, укучыңның яхшы билгесе сөендерми калмый. Укучыңның билгесе ул – синең эшеңнең, хезмәтеңнең, тырышлыгыңның да бәясе. Шулай да югары билгедән дә бигрәк, аларның яхшы кеше булып үсүләре мөһимрәк. Кайда мәктәп ачыла, шунда төрмә бикләнә, димәсләр иде. Икенчедән, Илсөяр һәр балада үзенең тумаган баласын күрде. Сабыем исән булса, инде менә бу бала чаклы булыр иде... Бәлки, бу бала янында утырыр иде, бу бала белән дус булыр иде...

Ире Әхмәт белән үз балалары булмады шул аларның кызганычка. Дөресрәге, авырга узган иде Илсөяр. Алты ай буена корсагындагы сабыен бармаклары белән назлап, сөеп, сыйпый-сыйпый өметләр баглап йөрде. Әхмәт малай көтте. Ә Илсөяргә кем булса да барыбер иде, тик таза-сәламәт бала гына тусын. Әмма тормышта һәрвакыт син көткәнчә генә булмый шул нигәдер. Дөньяның аңлап булмаган үз кануннары, үз тәртибе бар. Илсөярнең карынындагы алты айлык бәбиенә дөньяга туарга язмаган иде, күрәсең. Соңгы курста укып йөргән студент хатын институт баскычыннан таеп егылды һәм ашыгыч ярдәм машинасы аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китте. Үзеннән бигрәк, туачак баласы өчен кайгырды булачак ана. Табиблар әллә аның хәлен белмәделәр, әллә нидер яшерделәр, барысы да яхшы, борчылырга урын юк, диделәр. Тик хастаханәдән чыгарга әзерләнгән яшь хатын кайнар уколдан соң аңын җуйды һәм бик күп канын югалтты. Туарга насыйп язмаган бала анасының эчендә үлде. Кычкырырга да хәле калмыйча яткан хатын янына бик озак беркем дә килмәде. Тик бераздан гына аның хәле аныклангач, йөгертеп операция бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Үле баласын ярып алганда Илсөярнең йөрәге туктады. Тик күрәчәген күрми¸ гүргә керми, дигәндәй, вакыты җитмәдеме, хатын теге дөньядан борылып кайтты. Фатыма карчык, үлем түшәгендә яткан кызын яклап, тиргәшә-талаша дөреслекне эзләп йөри башлагач, Илсөярнең авыру тарихы югалды. Тына белмәгән Фатыма карчыкка табиблар, үз гаепләрен йомарга теләп, кеше баласын тәкъдим иттеләр. Илсөяр шулай гомерлеккә баласыз калды. Әнисе кызы өчен көрәшсә, ире Әхмәт хатынының язмышын никтер читтән күзәткәндәй генә күзәтте. Һәрхәлдә, Илсөяр иң якын кешесенең ярдәмен, терәген үзе өчен бик кыен бу вакытта артык тоймады. Бер яктан бу хәлләр үзенә кагылмагандай кыланган Әхмәткә җаны көйсә, икенчедән шундый изге анасы барлыгына Ходайга тагын бер кат рәхмәт укыды.

Әхмәте белән яратышып-сөешеп кавышканнар да иде, югыйсә. Әхмәт сигез балалы зур гына гаиләдән. Эш күреп үскән гади авыл малае. Эчми-тартмый. Инсаф кына күренгән юаш егет. Илсөяр дә үсмер чагында әтисенең комбайнында иген җыеп, амбарда ашлык киптереп, йортта әнисенең бар йомышын башкарып үскән авыл кызы. Кара эштән чирканмады. Башта кибеттә җыештыручы булып эшләде. Балаларны үлеп яратучы кыз балалар бакчасында тәрбияче булып та эшләп алды. Бераздан югары уку йортына укырга керде. Үзе артыннан Әхмәтне дә сөйрәде − кыстый-кыстый һөнәр училищесына укырга кертте. Илсөяр укуын бетерер алдыннан егет белән кыз, кавышып, бергә яши башладылар. Гомере буена нефтьчеләрдә эшләгән Фатыма киявенә яхшы гына эш тапты. Кыскасы, Илсөярнең гаиләсе бергәләп Әхмәтне кеше итте. Икәүләп тырыша торгач, фатирлы булдылар. Ике машина алыштырдылар. Илсөяр Әхмәтне тынычлыкта калдырмады, үгетли-үгетли техникумга укырга кертте. Хәтта аның диплом эшен дә язышты. Башта ярыйсы гына яшәп киттеләр кебек. Илсөяр дөнья җитеш булсын, дип, башка хатын-кызлар кебек өстен-башын да ныклап карамады. Бүтән укытучылар сыман ял итәргә, дәваханаларга барып кайту кая инде ул! Тегесе кирәк, монысы кирәк. Тик аның тырышлыгын ире аңламады. Юаштан юан чыгуы шулмы икән, китте акча яшерүләр, китте алдашулар. Аңлашмаган чакларында Әхмәт хатынының бәгырен ни белән яраларга яхшы белә иде. Ул еш кына, хатынының йөрәгенә кан саудырып, аны баласызлыкта, кысырлыкта гаепләде. Илсөяргә хатыннар ире турында төрле сүзләр ишеттерә башладылар: “Ирең йөри бит, күрмисеңмени?” Шулай да үз күзе белән күрмичә, Илсөяр бу сүзләргә ышанасы килмәде, гайбәт санады. Тик, кара эшне караңгыда эшләсәң дә, бер вакыт яктыга чыга, димәсләр иде. Илсөяр еш кына эшеннән соңлап кайткан, яки кайдадыр кунып йөргән иренең никахына тугры булмавына торган саен ныграк ышана башлады.

Бераздан кешелекле күршеләренең зур ярдәме белән Фатыма карчык ерактагы чирле улын үзе янына кайтартты. “Ни булса, шул булыр. Гомере булса яшәр. Анда рәхимсез, эчкече марҗа хатынының күзенә тилмереп ятканчы, үз кулыбызда булыр”, − исәпләде ана кеше. Аталарына ияреп, дәү әниләре йортына Эдуард белән Марат та кайттылар. Тәненең бер ягына эченнән аккан сыекчаны җыя торган капчык асып булса да, интегеп-җәфаланып булса да, Фидаил яшәргә тырышты. Ә әнисе улының гомеренең санлы гына калган айларын озайтырга тырышты. Операция артыннан тагын операция ясадылар. Үләргә кайткан Фидаил әнисе белән әтисе йортында, әнисе һәм сеңлесе тәрбиясе белән тагын өч ел яшәде. Илсөяр анасын һәм туганын ярдәменнән ташламады. Унике яшьлек Эдуард бер ягыннан, Илсөяр икенче ягыннан күтәреп тә сөйрәп дигәндәй, чирле ирне һәр атна мунчага йөрттеләр. Хатын абыйсының астын карады, керен юды. Йөзенә җирәнү чыгармады, авыруның капчыгын алыштырды. Юды, тазартты, дарулады. Шулай да, иң авыры әнисенә эләккәнен Илсөяр яхшы аңлый иде. Ул ял көннәрендә генә кайтып йөрсә, Фатыма карчык көне-төне, тәүлегенә егерме дүрт сәгать авыру улы янында. Күз ачып булмаслык кышкы бураннарда район үзәгенә улына даруга чыгып киткән чаклары булды Фатыма карчыкның. Җитмәсә, гомер иткән картының да чире баштан ашкан иде. Шикәр чиреннән азып киткән аягында гангрена башланып, Рифкат картның башта бер аягын, аннан икенчесен кистеләр. Элек тә салгаларга яраткан карт үзенә килгән авырлыкны аракы белән басарга тырышты. Гәүдә-сыны бала гәүдәседәй ябык кына көчсез бер карчыкка өйдә ике авыр чир. Илсөярнең әнисенә карап гаҗәпләнгән чаклары аз булмады. Ничек түзә әнисе барысына? Ничек күтәрә бу авырлыкны? Каян көч ала? Ничек акылыннан язмый? Сорауларына җавапны әнисе үзе бирде. Ул бит Ходайга таяна, аннан сабырлык сорый белде. Изге догалар аның әрнегән җанына шифа салды. Аңа Ходай ярдәм итте. Соңгы елларда саф күңелле бу карчык, үзалдына бик күп догалар, изге Корьән китабын өйрәнеп, тирә-якта абыстай вазифасын үти.

Өч ел интеккәннән соң, Фидаил сеңлесенең кулларында җан бирде, якты дөньяны калдырды. Ике бала язмышы Илсөяр кулына күчте. Ул аларның ерактагы анасы белән элемтәгә керде. Тик ел саен диярлек бала тапкан Любада Эдуард белән Маратның кайгысы юк иде. Илсөяр суд аша аны аналык хокугыннан яздырды һәм ике малайны үзе тәрбияли башлады. Дөресрәге, балалар Люба янына кайту теләкләре юклыгын үзләре ачык әйттеләр һәм әниләре итеп Илсөярне сайладылар. Тик ире Әхмәт кенә хатынын аңламады. Ул чит балаларны кабул итмәде. “Ник мин чит-ят балаларны ашатырга тиешмен?” − дип тавыш чыгарды. Илсөяргә, йә мин, йә алар, дип шарт куйды. Илсөяр, әлбәттә, әтисез дә, исән булса да әнисез дә калган ике ятим баланы сайлады. Кыска гына гомерләрендә төрлесен күреп өлгергән ике читен язмышлы баланы ташлый алмады. Әхмәт аерылышырга үзе гариза язды. Төп сәбәп итеп үзенең хатынына тугры булмавын түгел, ә шул чит балаларны үз итмәвен күрсәтте. Шунда гына аның чын йөзе ачылды. Астыртын эт өрми тешләр, дигәннәр шул. Ундүрт ел бергә гомер иткән хатынының алдында да, артында да яман сүзләр сөйләде. Фатыма карчык турында тузга язмаган гайбәт таратты. Сүзе яманның үзе яман, димәсләр иде. Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куя – шул буладыр инде.

Илсөяр горур башын югары тотып кала алды. Әхмәт түбәнлегенә төшмәде. Ул хәзер генә аңлады – ундүрт ел гомерен әрәм генә иткән бит ул Әхмәткә. Нинди авыр чаклар булды, ә терәк булырга тиешле ире аңа ундүрт тапкыр да ярдәм итмәде. Киресенчә, Илсөяр дөньяны күбрәк үзе тартты. Ә Әхмәт ничек теләсә, шулай яшәде. Синең чирләш туганың, синең кирәкмгән атаң, дип кыен чакта читләште. Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма, дигәннәр дә бит. Ир җилкәсе таяныч булмагач, нигә кирәк соң ул? Гаилә дигән йөкне пар ат тарта. Авырлыкны да, җиңеллекне дә бергә сөйри. Берсе егыла язып сөйрәп, икенчесе ияреп бару – гаилә түгел. Кырыктан узган Әхмәтнең бер-бер артлы алыштырган хатыннарыннан башка кеме бар? Ә Илсөярнең канаты астында ике улы бар. Ул аларны, көнне төнгә ялгап ике эштә эшли-эшли, үз авызыннан өзеп, тырышып ялгызы үстерде, кеше итте. Һәр максатка чара бар, дигәнннәр. Берсе Санкт-Петербургта институтта укый. Берсе хәрби хезмәттә. Эдуард хәрби хезмәткә киткәндә аны озатырга әниләре Любаны да чакырдылар. Ул үсеп беткән улларын танымады. Беренче тапкыр иренең каберен күрде. Ә малайларның йөзендә эчкече кыяфәтле әниләре өчен кыенсыну, оялу гына чагыла иде.

Илсөярнең хәзер яшәү мәгънәсе бар. Кайчандыр баладан яздырган аянычлы язмышы бүген аңа рәхимле – аның ике улы, ике багалмасы бар. Алар аша хатын “әни” сүзен ишетү бәхетенә иреште. Аның аша ике үксез йөрәк әниле булдылар. Аларны карынында йөртмәсә дә, Илсөяр белә: бала − бәгырь җимеше. Ничек кенә еракта булмасын, аларны бәгырең белән тоясың, бәгырең белән сизәсең. Ә балалар кайдадыр еракта, әниләре барлыгын тоеп, аның догаларына таянып яшиләр. Бөркетнең канаты очканда ныгый, балакайлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искитәрлек әйбәт язылган, гыйбрәт алырлык, үзәккә үтәрлек итеп. Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яхшы хикэя тормышта нэрсэ генэ булмый.моны узенен башыннан уткэн кеше генэ анлый.фануза.