Логотип Идель
Иҗат

«КЫШКЫ ТЫНЛЫКНЫ САКЛЫЙМ...» – ИЛҺАМИЯ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ИҖАТЫ

Илһамия Линар кызы Гыйззәтуллина Яшел Үзән районы  Осиново бистәсе С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиянең 10 сыйныфында белем ала. Фортепианода уйнау, шигырь язу, социаль челтәрләрдә ана телебездә эчтәлекле постлар язу да аның яраткан шөгыле. Иҗатка мәхәббәт дәү әтиләреннән һәм әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Татар теле дәресләрендә укытучысы Корманова Гөлгенә Хәйдәр кызының,  иҗади эш буларак,  шигырь язарга өйгә эш бирүе дә яхшы этәргеч булгандыр. 2019 елда аның «Ак халатлы фәрештә» шигыре «Шифалы куллар» әдәби конкурсының «Шигърият» номинациясендә кызыксындыру призына ия булды.   

Гимназиям.

Күпләр сайлый затлы мәктәп

Башкала үзәгендә

Көч-хәл белән бара, кайта,

Бичара, түзә генә...

 

Минем мәктәп – гимназия

Өемнән ерак түгел.

Үзәктәге элит мәктәп

Кызыкмыйм, кирәк түгел!

 

Укытучы һәр баланы

Исемләп танып белә,

Әти-әни хәлен сорап,

Чәчләрдән сыйпап сөя.

 

Директор да безне таный,

Вахтадагы әби дә.

Бик теләп монда киләләр

Әти белән әни дә.

 

Нәкъ өйдәге кебек монда:

Якты, матур, күңелле.

Һәр кешесе, һәр почмагы

Тартып тора күңелне.

 

Ел фасыллары.

Яз да, җәй дә, кыш та, көз дә,

Искиткеч матур бездә!

Гүзәл фасыллар турында

Мин сөйләп китим сезгә.

 

Язын бөреләр уяна,

Кошлар кайта кагынып.

Күккә карап көтеп алам,

Мин аларны сагынып.

 

Җәен сандугачлар сайрый,

Күбәләкләр очалар.

Зәңгәр, сары чәчәкләрне

Алар үбеп кочалар.

 

Көзен яфраклар кыштырдый,

Төрле төстә үзләре,

Сукмакларда боз ялтырый

Әйтерсең, җир күзләре.

 

Кышын ябалак кар ява,

Ак төскә керә урам.

Кара киез итек киеп

Мин шул урамнан узам.

 

Кайдадыр салкын кыш кына,

Мәңгелек җәй кайдадыр.

Бездә генә тәртип белән

Ел фасылы кайтадыр.

 

Язны җәйләр алыштыра

Көздән соң кышы килә.

Мондый төрле матурлыкны

Ходай бер безгә бирә!

 

Булса әгәр миндә тылсым көче...

Булса әгәр миндә тылсым көче...

Селкеп куеп тылсым таягын,

Коляскадагы утыручы кызның

Тиз төзәтер идем аягын.

 

Рәхәтләнеп чабып китәр иде,

Урын өстендәге малай да,

Күзлекләрен салып ташлар иде

Капка төбендәге бабай да.

 

Әбиләр дә җилдән җитез йөрер,

Әниләр дә авырып ятмаслар,

Әтиләр да бер аякка аксап

Көчкә өйләренә кайтмаслар...

 

Әйтелмәгән тәмле сүзләр.

Әйтелмәгән тәмле сүзләр

Конфет кебек татлымы?

Шоколадтай бик тәмлеме,

Корт балыдай баллымы?

 

Бик тәмле дә өлкәннәрнең

“Акыллым” дигән сүзе.

Шушы сүзне ишетүгә

Яктыра бала йөзе.

 

“Матурым” дигән сүздән соң

Чибәрләнеп китәләр.

Яхшы сүзгә җавап итеп

Чәчәк бүләк итәләр.

 

“Уңганым” дип мактасалар,

Балалар тау күчерә.

Идән юа, тузан сөртә,

Су сибә, гөл үстерә.

 

Тәмле, баллы сүзләрне без

Ешрак әйтик, кызганмыйк,

Начар сүзләр әйтеп соңрак

“Ник әйттем?!” дип уфтанмыйк.

 

Ата гыйлеме белән галим булып булмый.

Әти-әни гыйлем алган

Көне-төне укыган.

Зур-зур белем капчыкларын

Төя-төя тутырган.

 

Башта мәктәп бусагасын

Һәр көн таптаган алар,

Югары уку йортына

Горур атлаган алар.

 

Кулларына диплом алгач,

Тырышып хезмәт итә.

Әти белән әниемне

Һәр кеше хөрмәт итә.

 

Билгеле инде, безгә дә

Шул юллардан барасы.

Иң мөһиме – бик тырышып

Белем, гыйлем аласы.

 

Бөтен дөнья ак булды.

Бөтен дөнья ак булды.

Минем бит, куллар туңды.

Киез итек эчләрем

Ап-ак кар белән тулды.

 

Бит, кулларым туңса да,

Итек эчем тулса да,

Рәхәтләнеп уйнадык,

Кар атышып туймадык.

 

Иртән торсак, ак төстән

Җилләр искән, кар беткән.

Мин зарыгып көткән кыш

Килгән дә, кайтып киткән.

 

Шугалакта.

Кыш җитүгә бар хыялым -

Тимераяк һәм шугалак.

Куллар җәеп, рәхәтләнеп,

Йөрсәң иде лә шугалап!

 

Беркөн шулай иртән торсам,

Хыял тормышка ашкан:

Ишегалды, урам, юллар

Ялтыр-йолтыр бозга каткан.

 

Тимераяк кирәк түгел

Ботинкада киттем шуып.

Куллар җәеп очып төштем

Ятам шулай җирдә туңып.

 

Хәзер менә бер хыялым –

Ялтыр бозсыз, тигез юллар.

Иң мөһиме – сак булырга

Сындырмаска аяк-куллар...

 

Кар бөртегенең сәяхәте.

Ак челтәрле кар бөртеге

Зәңгәр күктә бөтерелде.

Уйный-уйный түбән төште,

Болытларга күтәрелде.

 

Биек йортлар түбәсеннән

Зур тизлектә очып үтте.

Таулар, кырларны күзәтте,

Агачларны кочып үпте.

 

Иң соңыннан бер матурның

Бит очына килеп кунды.

Гүзәл кызның күңелкәе

Сөенечләр белән тулды.

 

 

Кышкы кичләр.

Ябалак карлар ява,

Баганада ут яна.

Мин урам буйлап атлыйм,

Кышкы тынлыкны саклыйм.

 

Аягымда итекләр

Шыгыр-шыгыр киләләр.

Әйтерсең лә, шатлыктан

Рәхәтләнеп көләләр.

 

Җил дә юк, буран да юк,

Тәрәздә утлар яна.

Мин атлаган сукмакта

Тип-тигез эзләр кала.

 

Яратам кышкы кичне,

Тыныч авыл урамын.

Мин аны әле тагын

Күп тапкырлар урармын.

 

Яңгыр.

Шыбыр-шыбыр яңгыр явып үтте,

Сөенделәр гөлләр бакчамда.

Күгәрченнәр гөрләгәнен тыңлыйм

Тәрәз пәрдәләрен ачам да.

 

Якты көн туганга сөенеп,

Куанышып матур көннәргә,

Күбәләкләр куыш-куыш уйный

Качып алсу-зәңгәр гөлләргә.

 

Һәр бөҗәк тә, үлән, чәчәкләр дә,

Җылы яңгыр көткән икән бит.

Яңа туган кебек матурланып,

Чистарынып киткән икән бит.

 

Ак халатлы фәрештә.
Үлем-яшәү арасында
Җан эленеп торганда,
“Беттем инде, киттем инде...”
Дигән уйлар корганда

Ул килде...Ап-ак фәрештә
Елмаеп хәлне белде.
Караңгылык ярып килде,
Дөньяны нурга күмде.

Йомшак кулы, җылы сүзе
Җанда өмет уятты.
Күңелдә дә, бүлмәдә дә
Тормыш җырын уйнатты.

Үлем-яшәү арасында
Җан эленеп торганда,
Аның йомшак, җылы кулын
Маңгаенда тойганда

Егет яшәр, егет яшьнәр
Тормыш җырын ул сузар.
Ак халатлы фәрештәсен
Кочып гомерен узар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев