Логотип Идель
Иҗат

ҖАВАП

(тормыштан алынды)

Фәйрүзә бишенче сыйныфта  укып йөргән мәктәпкә яңа директор килде.  Яңа директор  Рәсим  Хәтмуллович үзен күрсәтә башлагач, укучылар үзләреннән киткән директорларын  еш кына хөрмәт белән искә төшерә башладылар.  Хаклымы-түгелме,  Рәсим Хәтмуллович, укучыларны акылга утырту исәбе белән,  һәр  искәрмә  өчен  үзе алып барган фәннән начар билге чәпи башлады.  Пионер галстугыңны бәйләмәгәнсең икән,  менә сиңа тарихтан  «икеле»! Алмаш аяк киемең юк икән – географиядән «берле»! Билге бары тик белем өчен куелырга тиеш, дип бәхәсләшкән ата-аналарның балалары  тиз арада  кара тезмәгә эләкте.  Беркөн  Рәсим Хәтмуллович линейка алдына Фәйрүзәне һәм берничә баланы тартып чыгарды.  Атасы эчкечелеккә сабышкан, анасы  чирләш   Данисның өстенә кигән  сәләмә киемен, җирәнгән сыман ике бармагы белән тотып,  бу крокодил тиресен салып, мәктәпкә кешечә киенеп йөре,  дип дулый-дулый,  малайны бар мәктәп алдында  хурга калдырды.   Әйе, дүрт балалы гаиләдә үскән Данис  начар киенгән иде. Ул болай да  хәерче баласы булуыннан  чиксез ояла иде.  Кызган директор, башын иеп, юеш борынын суырып  торган малайны  бөтен мәктәп балалары, укытучылар алдында бетереп ташлады. Чират Фәйрүзәгә җитте.  Рәсим Хәтмулловичның  очкын чәчкән күзләре белән очрашмаска тырышып,  Фәйрүзә карашын аяк очыннан алмады. Директорга  кызның  мәктәп формасы өстеннән җылылык өчен  кигән  иске генә яшькелт  кофтасы ошамады. Барлык укучылар ишетелерлек итеп кычкыра-кычкыра,  кызарынып-бүртенеп, күз яшьләрен агызып торган  бахыр кызның кигән киемен  тетеп ташлады  да,  бу балалардан тискәре үрнәк алмаска өндәп,  начар өлгәшкән балаларга күчте.  Кызның  әтисез калган  ятим бала булуы да, абыйсы белән икесен әниләре тарта-суза  ялгыз башы үстерүе дә аны туктатмады. 

Кимсетелүдән күз яшьләренә буылып кайтып кергән  кызыннан  Хариса,  ни булды, дип күпме генә сораса да,  җавап ишетмәде.  Моңа хәтле ярыйсы гына укып килгән Фәйрүзә мәктәпне сөймәс булды. Төрле сәбәп белән дәресләрне калдыра башлады. Үзен түбәнсеткән җиргә кемнең барасы килеп торсын? Кыз балаларча ялганларга өйрәнде. Йә башым авырта, йә эчем авырта, дип чынлы-ялганлы сәбәп табып, Рәсим Хәтмулловичның  дәресләренә йөрмәс булды.  Директор яхшы укучыларны да тыныч калдырмады.  Әйбәт  кенә өлгәшкән берәр бала китаптагы  сүзләр белән чатнатып җавап  бирә икән –менә сиңа “икеле”!  Җитмәсә,  юкка гына кызып китеп,  төкереген чәчә-чәчә сүгеп  тә ташлый. Ник дисәң, сиңа, укучы буларак, китапта бирелгән генә аз!  Үзең өстәмә материал табып, шуларны сөйләргә тиешсең, ахмак! Мәктәп библиотекасында бу “өстәмә материалның” эзе дә булмавы аны кызыксындырмады.  Үзе бирә алмаган өстәмә белемне авыл балалары кайдан алырга тиеш икәнен башына да китермәде. Дуамал холыклы директорның бу “тәрбияви” чараларына  укытучылар арасыннан каршы килүче табылмады. Каршы барып кара – дистә еллар буена эшләвеңә карамыйча,  эшең  белән саубуллашачагың  көн кебек ачык. Председатель, экономист кебек  түрә балаларына гына директор тоташ “бишле” тезде. 

Үзенең котын алган Рәсим Хәтмулловичтан качып диярлек йөргәндә бер кичен ул үзе Фәйрүзәләрнең йортына килеп керде.  Әнисе аны каршылаган арада, куркуыннан җаны  табанына төшкән Фәйрүзә тизрәк мич артына шылды.  Директорның әнисе белән ишетелер-ишетелмәс кенә чыш-пыш сөйләшүеннән  кыз шуны гына аңлады:  мәктәптә ятим балаларга күрсәтеләсе  акчалата ярдәм ни сәбәпледер ятимнәргә барып җитмәгән.  Мәктәпкә тикшерү килгән очракта, кызым-улыма фәлән-фәлән  хәтле ярдәм алдым, дип  ялганлап, Харисаны  кул куярга  үгетләп килгән.  Бер яклаучысыз  калган гади авыл хатыны Хариса кая барсын ризалашмыйча?  Ике баласын ялгыз үстергән  Кадрия  дә серен чиште: директор шул ук үтенеч белән аңа да кергән иде.  Тыгылса тыгылсын бу  намуссыз ятимнәр өлеше белән...  Беркөн  үксезләрнең ачы күз яшьләре төшәр әле...  Бервакыт җавап бирергә туры килмәс ди микән?.. Бүген булмаса,  иртәгә җавап тотарга туры килер...  Ничек кенә булса да балаларның  сигезьеллык мәктәпне бетерәселәре бар. Рәсим Хәтмулловичның да Фәйрүзәне үз дәресләрендә бик күрәсе килеп тормый иде кебек бу вакыйгадан соң.  Директор  укыткан дәресләрдә кыз күренмәсә дә,  журналда сирәк-мирәк “дүртле”, хәтта “бишле”  билгеләре күренә башлады. 

Укыган мәктәбеннән һәм яңа директордан күңеле кайткан Фәйрүзә укуын  уңышлы бетерә алмады. Хәтта соңгы звонокка барырга да кызның  теләге булмады.  Мәктәптән  үлеп бизгән,  белем алуга  күңеле ятмаган кыз, сигез классны  көч-хәлгә тәмамлагач,  шәһәргә барып, фабрикага өйрәнчек булып эшкә керде.  Ял араларында әнисенә кунакка кайтканда, үтеп-сүтеп йөргән мәктәп ягына борылып карамаска тырышты.  Күңел төпкелендәге мәктәпкә, усал директорга  бәйле  авыр тойгыларны   кузгатасы килмәде... Кешене кешегә санамаган җитәкчеләр үз гомерендә очрамады түгел, тик Рәсим Хәтмуллович кебек  тиран “укытучы” белән тормыш аны балачакта, әле андыйларга каршы торырга бәдәне ныгып та җитмәгән чакта очратты шул. Шуңа ярасы да тирән уелып калды. 

Бер кайтуында әнисе  Рәсим Хәтмуллович турында сүз башлады. Аның хакында бик ишетәсе килмәгән Фәйрүзә шулай да колагын торгызды.  Мәктәп  директоры Рәсим Хәтмуллович, олы юлда машинасы белән кеше бәрдереп,  җинаять урыныннан үлем хәлендә яткан кешегә ярдәм күрсәтмичә  качып китә.  Шулай да, аны  эзләп табып,  суд була һәм алты елга төрмәгә утырталар... Уйларына чумган Фәйрүзә әнисенә  берни дә дәшмәде. Ирексездән, бер гаепсезгә түгелгән күз яшьләрен тыя алмыйча, линейка алдында басып торучы яшькелт кофталы, бәләкәй генә буйлы,  бишенче сыйныфта укыган ятимә кызчык  килде күз алдына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев