Логотип Идель
Иҗат

ӘНИЕМ БУЛСЫН ИДЕ

(хикәя) 
 
Тирә-яктагы авыллардан район үзәгендәге мәктәпкә йөреп укучы балалар, көз ишек шаку белән, мендәр-юрганнарын күтәреп, тагын интернатка җыелыштылар. Интернат ерак түгел, мәктәп ихатасында гына диярлек. Ике атлап, бер сикерүдә барып җитәсең. Авыллар гына әллә кайда. Күп авылларда мәктәп башлангыч кына, яки сигезьеллык. Шуңа күрә район үзәгендәге урта мәктәпкә тирә-яктан шактый гына бала җыела. Унынчы сыйныф укучысы, өстенә бәйрәмчә челтәрле ак алъяпкыч, иңнәренә төшеп торган чәчләренә ак тасма таккан Айзәрә беренче тантаналы линейкада иптәшләре янында бераз дулкынланып та, сөенеп тә басып торды. Яшь күңелдә әллә ниләр... Унынчы сыйныф! Нинди җаваплы, катлаулы ел! Менә шулай матур булып үсеп җитү, бер яктан, сөендерсә, икенче яктан, өркетә дә. Тыштан нинди зур күренсәләр дә, күңелдә алар барысы да бала гына бит әле!

Беренче сентябрь көнне мәктәптә дәресләр булмады. Укытучылар, үткән җәй эчендә танымаслык үскән кызлар-егетләрны классларга җыеп, яхшы укырга, җаваплы булырга өндәп, тәрбия дәресе үткәрделәр дә кайтарып җибәрделәр. Интернатта бүген мәшәкатьле көн. Урын алырга, урнашырга кирәк. Җәй буена буш торган бинада, балалар тулу белән, күңелле җанлану сизелә. Өч ай күрешмәгәннәр бит, бер-берсен бүлә-бүлә яңалыкларын сөйлиләр. Бер авылдан, яки күрше авылдан чыккан балаларны бер бүлмәгә урнаштырырга тырышалар. Унике кыз, караватлар сайлагач, тумбаларны бүлешеп, әйберләрне урнаштырып куйдылар. Һәркем дус кызына якынрак булырга тырыша. Айзәрә дә үзенә – дивар янындагы, ә ахирәте Зилиягә янындагы караватны эләктереп өлгерде. Караватларны җыештырып, ап-ак мендәрләрне кукрайтып куйгач, кызлар яшисе бүлмә бик ямьләнеп киткән сыман булды. Унынчы сыйныфка укырга килгәннәр интернатта «ыстарший» санала. Яңа килгәннәр белән танышалар, аралашалар. Бер бүлмәдән икенче бүлмәгә «кунакка» йөриләр.  

Кичен кызлар тәтелди-тәтелди җыелышып чәй эчеп ятканда, елмаеп ят кыз килеп керде. Үзен кыю гына тоткан кыз күрше бүлмәдән икәнлеген әйтте. Исеме Римма. Ерак кына бер авылдан килеп укый. Айзәрә яңа танышын чәй эчәргә чакырды. Авыл күчтәнәчләре белән, утырып, кызларча гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Зилия, Римманың утыз чакрым ераклыктагы авылдан икәнлеген белгәч, «Ничек йөрисең син шундый ерактан?» – дип кызыксынды. Римма күз дә йоммыйча җаваплады: 

− Мине әтием машинада китереп куйды. Безнең яңа машинабыз бар.  

Авызларын ачып тыңлаган кызларга Римма үзе турында күп нәрсә сөйләде. Гаиләдә бер генә кыз икән. Хастаханәдә табиб булып эшләгән әнисе аны бик ярата ди. Әтиләре колхоз идарәсендә экономист вазыйфасын башкара. Әнисе Римманы өйдә берни дә эшләтми. Йортлары бик зур. Аларның гаиләсе авылда иң бай санала. Әнисе аны һәр җәйне еракка сәяхәткә алып бара. Былтыр Мәскәүдә булганнар. Менә әле күптән түгел әти-әнисе белән бергәләп Волгоградтан кайттылар. Кызыгудан телләрен йоткан кызларга Римма хәтта Волгоградның матур-матур сурәтләрен дә күрсәтте: «Без менә монда булдык, тегендә булдык...» 

Римма чыгып киткәч тә, авыл кызлары аңардан ишеткәннәр турында озак кына  сөйләштеләр. 

– Прәме кинодагы кебек яши бу Римма, – диде алты балалы ишле гаиләдә ачлы-туклы үскән беркатлы Әлфия, урын җәя-җәя. Аның тавышында бу матур тормышлы кызга әзрәк көнләшү сизелде.  

− Мин дә быел бөтен җәйне яңа төзелеп килгән Нефтекамда үткәрдем. Мәскәүдән бер дә ким түгел, − һәрвакыт алда булырга яраткан Вәсимәнең кемнәндер ким буласы килмәде.  

Әнисе үлеп, дәү әнисендә үскән Зилия барыннан да бигрәк Римманың шундый ягымлы әнисе барлыгына кызыкты: 

− Әнисе дә бар. Ишшу табиб та... 

− Ә чучка караучы табибтан яхшырак та әле. Алар халыкны туйдыра, − монысын әнисе фермада эшләгән Мәшүдә кыстырды.  

− Шыттыра ул. Бара бармыйни Волгоградка, − үзе дә әзрәк алдашырга яраткан Суфия гына Риммага ышанмады.  

Авыл кызлары, тәмле йокыга киткәнче, бу чибәр, чая Римманың бәхетле балачагына кызыгып, аның хакында сүзне озак кына дәвам иттеләр. Күбесе район үзәгеннән ерак китә алмаган гади авыл балалары өчен дөнья гизеп йөргән бу Римма, әлбәттә, серле әкият кызы булып күренде. Машина да авылда берәү генә – колхоз председателендә генә. Әти-әниләр дә бер дә әллә кем түгел, авылча гадиләр. Тормыш та җиңел түгел. Җәй буена авыл баласы әти-әнисе белән бертигез эшли – бәрәңге утырта, күмә, казый, печә-утын әзерләшә, көтү көтә. Кая инде ул Мәскәүләргә бару турында хыяллану?! 

Айзәрә дә, ята торгач, төсле кино карагандай, Римма сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәрде. Менә Римма әтисенең яңа машинасында җилдерә... Менә алар Мәскәүдә йөриләр... Менә ул берни эшләмичә генә зур, бай өй эчендә йөри... Ап-ак халат кигән табиб әнисе кабинетта кешеләрне кабул итеп утыра... Айзәрә хәтта үзе яшәгән гадидән гади тормышы өчен үзалдына оялып куйды. Әтисе атлар карый, әнисе сыер сава... Шулай да, бер атна күрмәгән әнисен Айзәрә шундый сагынып кайта! Ә киткәндә аның яныннан китәсе дә килми...  

− Чын сөйли микән бу Римма? − Айзәрә йокыга киткән иптәш кызларын уятмас өчен Зилиядән шыпырт кына сорады.  

− Чын кебек, − шулай ук шыпырт кына җавап бирде уйчан Зилия. – Тик бик күңелсез кебек шулай гел эшсез генә яшәве... 

Римма яшәгән искиткеч тормыш белән үз дөньяларын чагыштыра-чагыштыра йокыга талган кызлар, әлбәттә, иртән торуга аның хакында онытканнар иде инде. Коридорда зеңгелдәп кыңгырау шалтырау белән, үсмер кызлар, дәррәү торып, юынып-киенеп, ашап алдылар да мәктәпкә юнәлделәр. Унынчы классның нинди җаваплы уку елы икәнлеген аңлаган Айзәрә дә баштан ук күңел биреп укырга тырыша. Әле уку җиңел бара. Дәрес әзерлисе юк. Укытучылар да әле бик ягымлы. Тиргәргә сәбәп юк.  

Дүрт-биш дәрестән соң күтәренке күңел белән чыгып килгән Айзәрә мәктәп янында басып торучы Риммага игътибар итте. Кыз, башкаларны күрмәмешкә салышып, янындагы сәләмә киемле, чәче-башы тузган, бит-маңгае күгәргән урта яшьтәге хатын белән сөйләшеп тора. Аларның яныннан үтеп киткәндә Айзәрәгә Римманың бераз үпкәле тавышы ишетелде: «Әни, килеп йөрмә монда дип әйттем бит мин сиңа...» Айзәрәнең борынына ертып кергән ачы хәмер исе килеп бәрелде. Кичәге ушларын алган хикәяттән соң Айзәрәгә бу күренеш шундый ямьсез, килешсез булып күренде. Аның балаларча самими, садә күңеле инде Римманың кинодагы кебек соклангыч тормышына ышанып, куанып өлгергән иде. Әйтерсең лә, аңардан сорамыйча, кызыклы киноны сүндереп куйдылар... Икенчедән, үзе ялганлый белмәгән Айзәрәгә шыр алдакчы Римма өчен кыен булып китте. Күргәнен башка кызлар белән бүлешмәсә дә, Айзәрә сердәше Зилиягә ачылмый кала алмады.  

− Алдашкан икән ул кызый. Ә мин ышанган идем, − Айзәрәнең бу ачышыннан үсмерләрчә беркатлы Зилиянең дә кәефе кырылган кебек булды.  

− Ә мин Римманы кызганам. Ул эчкече әнисеннән оялганга әкият уйлап чыгарып, уйдырма сөйләп йөри, − кичә үз әти-әнисе өчен бераз кимсенүенә Айзәрәгә оят булып китте. «Менә бит нинди аналар бар! Ә синеке нинди! Кадерен бел!» – диде эчке тавышы.  

Кызны ахирәте Зилиянең олыларча җитди төс белән моңсу гына әйткән сүзләре бик тә гаҗәпләндерде һәм тирән уйга салды: 

− Эчкечеме-түгелме, нинди генә булмасын, әнием булсын иде әле...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев