Логотип Идель
Иҗат

КАРЛЫ СИН

– Кар бөртекләрен җиргә җибәрү белән беррәттән аларга мөһим эш тә йөклиләр икән: «Менә син, Фәлән Фәләнов, шушы кешенең төп-төгәл йөзенә килеп төшәргә тиеш». Һәм алар, шул максатны үтәр өчен, күпме чакрымнар очалар, эзлиләр икән, – дип сөйләде Искәндәр.

– Кызык. Әгәр дә тапмасалар?

– Тапмасалар, син үзеңнең кар бөртегеңне күрми, тоймый каласың.

– Ә аның бер сере яки сихере бармыни? – диде кыз, сабый балаларча ышанып.

– Әлбәттә, кар бөртекләре бит алар юкка гына кунмый!

– Ә нәрсә өчен куна соң, алайса?

– Сине гашыйк итәр, яраттырыр өчен...

– Алдыйсың син, Искәндәр, – дип көлде кыз. – Алай булса, миңа унҗиде ел рәттән кунганнар инде алар. Бер дә гашыйк булып йөрмим әле.

– Чынлап әйтәм. Бу бит инде галимнәр тарафыннан расланган әйбер. Кар бөртеге битенә кунган кеше бәхетле була, ди. Адашып кына килгәне булгандыр анысы. Әйдә, ышанмасаң, телефоныңны куй да урамга чык. Мин сине өй каршыгызда көтәрмен.

Каян килгән әкиятче диген, ә! Шундый матур сүзләре белән сихерли дә куя. Алия дә, шуңа алданып, кышкы курткасын, җылы башлыгын кия башлады. Аннары, кызык өчен генә, тәрәзәгә күз ташлады. Анда карның әсәре дә күренми. Кыз «йә, хәзер нәрсә дияр икән?» дип елмаеп куйды да, бияләйләрен эләктереп, урамга юнәлде.

Ә тышта, чыннан да, искиткеч һава! Җиле дә, дөнья туздырмыйча гына, әкрен генә, иркәләп исә. Алия, күзләрен йомып, тирән итеп сулыш алды. Матур икән бит... Рәхәт икән... Ул арада күрше йорттан Искәндәр дә килеп җитте.

– Йә, нәрсә, кар бөртекләренең эш сәгате беткән әллә? – дип үртәргә тотынды  кыз, аны күрү белән.

– Соң алар кирәк вакытта гына ява бит!

– Ә-ә-ә, кайчан җитә инде ул кирәк вакыт?

– Булыр әле, син чыктың бит инде...

– Эхей, мин монда, – дип кычкырып, кулларын болгады Алия, ә үзе берөзлексез көлде.

Кызык инде... Бу хикәяне тыңлау да, Искәндәр үзе дә шундый кызык һәм серле... Алар ай яктысында ялтыраган кар өстеннән шыгыр-шыгыр атладылар.

– Ә мине ай үз янына алып менәм дисә, нәрсә дияр идең? – диде ул Искәндәрне үртәү теләге белән.

Егет бу сораудан аптырап калды. Белә ул аның «тилерәк» икәнен, кар яуганын күзәтергә яратканын да белә. Ай, йолдызлар, кояш аның гыйшыгыннан гына шулай яналардыр, мөгаен. Әнә хәзер кар бөртеге кунуын көтеп йөри.

– Алып менеп китсен иде, бу сорауларың белән башны катырмас идең хет, – дип җавап бирде ул, көлеп.

– Ник, әллә булмас дисеңме? Без ай белән гел сөйләшәбез. Менә Зөһрә кыз кебек ялварам да, ул мине, җиргә төшеп, күккә алып китә.

– Зөһрә кыз булу өчен сиңа бит әле көянтәләр дә кирәк, – дип дәвам итте егет.

– Кызык аңа, ә менә чынлап шулай булса нишләр идең?

– Әгәр дә инде бик нык сагынсам, баскыч куяр идем дә синең янга кунакка менеп төшәр идем.  

– Юләр, айга баскыч белән менеп була димени?

Егет кычкырып көлеп җибәрде:

– Айның төшеп алуы юләрлек түгел, ә менә баскыч белән менү юләрлек, имеш.

– Әй, ярый, синең белән сөйләшеп торган мин... Хыялланырга да ирек бирмисең, – диде кыз үпкәләгән тавыш белән. Егетнең болай кыланышы аның кәефен бозган, хыялыннан бүлдергән иде.

 Алар берничә минут тын гына атладылар.

– Бәлки, берәр нинди иярчен яисә ракеталар аша сине анда ташлап булыр, ә? – дип, егет янә сүз башлады.

– Кайда ул?

– Соң, айга менәм, дисең ич.

– Кара син моны, миннән котылырга җай чыккач, күзләре ничек яна башлады. Ә менә мин, юри сиңа үч итеп, җирдә калам, – диде ул һәм телен күрсәтте.

– Әйе шул, ай, мескен, сиңа озак түзә алмас, тәгәрәп төшәр. Аннары айсыз ничек яшәрбез? – дип елмайды егет.

– Шулай булгач, ай хакына булса да мине түзеп торырга туры киләчәк.

– Кая ул, айга якын китермим мин сине. Йә, теләгеңне ишетеп, чынлап та урлап куяр.

– Алдакчы, – диде кыз, ә йөзендә елмаю пәйда булды.

Менә шулай көлә-көлә дә, аннары, сирәк кенә булса да, җылы сүзләр әйтеп куя ул. Сирәк булганга шулай җылыдыр да инде алар.

Ә кар никтер һаман да яумады.

– Искәндә-әр, ә кар бөртекләренең миңа дигәне булмаса нишләргә?

– Нишләргә-нишләргә, көтәсең инде, – дип, егет күккә карады.

– Ә син үзеңнекен таптыңмы соң?

– Әйе-е-е, мин таптым.

– Ә каян таныдың син аны? Нәкъ менә ул икәнен каян белдең?

– Ул башкаларның бөтенесеннән дә аерылып тора, яктырак җемелди, матуррак әйләнә, көлә... – дип сөйләп китте егет, ә үзе бертуктаусыз Алиянең гаҗәпләнеп карап торган күзләренә, алсу иреннәренә, бит очларына карады.

– Кызык, минем дә үземнең шундый кар бөртеген табасым килә, – диде кыз һәм күзләрен күккә төбәде. – Шундый ук яктыны, матурны, серлене...

– Ә син аны танырсыңмы соң? – диде Искәндәр, һаман күзләрен кыздан алмыйча.

– Танырмын, әлбәттә. Ул бит минем өчен генә яратылган булачак, – дип елмайды Алия һәм Искәндәргә игътибар итте.

 Күпме еллар белә инде ул бу егетне? Туганнан алып бугай. Кысыла төшкән күзләре дә, бөдрә чәчләре дә үзенә килешеп тора икән тагы. Берәр кыз мондый матурлыкны күрсә, артыннан калмас иде... Юк, беркем белән дә бүлешми ул Искәндәрне!

– Нигә шулай моңсуланып калдың? Ай да үпкәләп кереп китте, – дип эндәште егет.

– Искәндәр, ә менә сиңа иске ай күбрәк ошыймы яки яңасымы? – дип сорады кыз.

– Аңламадым, Алия. Айның искесе дә, яңасы да шул бит инде ул.

– Айгөл әйтә, ай һәр чыккан саен үзгәрә, ди. Менә ул бер төнгә чыга да, аннары башка айлар аны алыштыра.

– Син шуңа ышанасыңмы әллә?

– Кызык бит. Чынлап та, һәр төн саен үзгәрә бит ул.

– Алайса, кеше дә көн саен төрле буламыни?

– Юк инде. Ләкин бер кешене икенчесе алыштыра ала бит.

– Алай булса, йолдызга әйләнә инде алар, – диде егет, җитдиләнеп.

– Җавап бир инде.

– Юк, җүләр, үз аемны башкасы килсә дә алыштырмыйм, – дип елмайды ул, кызның тел төбен аңлап алып.

Алиягә күңелле булып китте.

– Хотя, бәлки, уйлап карар идем, ул матуррак, акыллы... – дип санап китте Искәндәр.

– Әй, әллә яшисең килми башлады? Булды, әйттең, бүтән ай юк, – дип җөпләп куйды кыз.

Егет артка яшергән ике кулын җитез генә җәеп җибәрде дә, аннан җемелдәп торган кар бөртекләре коелды. Алар кызның чәчләренә уралды, йөзенә кунды.

– Менә сине дә таптылар, – дип куанды егет. – Хәзер кардан гына торасың... Карлы син...

– Юләр, моның кадәр кар бөртеге миңа нигә кирәк?

– Соң мәхәббәтле буласың!

– Мин болай да карлы-ы... – дип елмайды кыз һәм үзе дә бияләйләренә яшеренгән кар бөртекләрен егетнең йөзенә сипте.

– Кар бөртеге кирәк түгелмени? – диде егет, каш сикертеп.

– Болай күп сөйләнә торган булса, кирәге дә булмас, – дип елмайды кыз...

Кем әйтте, карлы мәхәббәт булмый, диеп? 

Алинә ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев