“Ак Барс” банкы компенсация түли башлый

“Ак Барс” банкы “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыятенә акча салганнарга компенсация түли башлый. “Ак Барс” банкы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “Ак Барс” банкы бүлекләрендә иминият түләүләре Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Новосибирск, Пермь, Самара, Саратов, Екатеринбург, Ижевск һәм Ярославльдә яшәүче клиентларның фамилияләре “К” һәм “Л” хәрефенә башланганнарына бирелә.


“Татфондбанк” клиентларына уңайлы булсын өчен 2016 елның 26 декабреннән 30ына кадәр “Ак Барс” банкы офисларының шактые көчәйтелгән режимда, шул исәптән сәгать кичке 9га кадәр, эшләячәк. “Ак Барс” банкы бүлекләренең Яңа ел бәйрәме каникулларындагы графигы, 30 декабрьдән дә соңга калмый, урнаштырылачак. Иминият акчаларын түләү турындагы мәгълүмат алу өчен банк “кайнар линия” ачты: 8 800 2005 303 (Россия буенча телефон элемтәсе бушлай була).


“Татфондбанк” клиентына акчасын кайтару өчен “Ак Барс” банкына паспортын күрсәтергә, күргән зыянын каплату мәсьәләсендә билгеләнгән форма буенча гариза язарга кирәк була. Андый гариза бланкларын “Ак Барс” банкы бүлекчәләрендә алып тутырырга була.


Гражданнарның барлык кертемнәре, сроклылары да һәм таләп ителгәнчегә кадәр булганнары да, валюта кертемнәрен, агымдагы счетларын да кертеп, шул исәптән банк карталары буенча исәп-хисап ясау, хезмәт хакы, пенсия һәм стипендия алу өчен булганнары, шәхси эшкуарлар счетларындагы акчалар да, 1 миллион 400 мең сумга кадәр суммада иминиятләштерелгән.


Компенсация акчасы түләячәк “Ак Барс” банкы подразделениеләре адреслары, эш вакыты турында белешмәне биредәге сылтама буенча карарга мөмкин. Иминият акчалары бирелү тәртибе турында Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгының “кайнар линия” телефоны буенча белешеп була: 8-800-200-08-05.


Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2020 - 13:02
    ҮКЕНЕЧ ...«Тагын бабай саташып ята инде!» – дип уйлап куйды Камил, ыңгырашкан тавыш ишеткәч. Компьютерда барган атышлы уенын туктатып торырга мәҗбүр булган малай, өстәл артыннан кузгалмыйча гына, бабасы яткан почмакка таба борылды. «Нәрсә булды инде тагын?! Ник җүләр шикелле акырасың!» – диде ул, ачулы күзләрен кечерәеп калган, бөгәрләнеп яткан картка төбәп.
    1555
    0
    10
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    946
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    796
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019