Логотип Идель
Мөмкинлекләр

«Зилант» форумында катнаш!

Экология белән бер дулкында атлыйсыңмы? Димәк, бу форум – синең өчен! Казан мәктәпләренең 8-11 сыйныфлары укучылары өчен «Зилант» XVIII шәһәр ачык экологик форумы уздырыла. Ул 2018 елның 26 гыйнварында үтәчәк.

Экологик форум түбәндәге юнәлешләр буенча уза:
— Фәнни-тикшеренү юнәлеше. 9 секция эшен күздә тота: «Флора, үсемлекләр экологиясе», «Фауна, хайваннар экологиясе», «Биоиндикация, биомониторинг», «Су проектлары, Гидроэкология», «Аңлы кеше: социаль экология, психология», «Сәнәгать экологиясе, антропоген экосистемалар», «Кеше экологиясе, физиологиясе, сәламәтлеге», «Агроэкология», «Биогеография, геоэкология».

Катнашучыларның эшләре түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: теманың актуальлеге, эшнең эшләнеш-бизәлеше, мөстәкыйль башкарылган эзләнүләрнең катлаулылыгы һәм күләме, эшне тәкъдим итү (материал һәм терминологияне белү, бәян итү, яклау, күрсәтмәлелек).

— Форум темасы буенча оештыру-массакүләм юнәлеш (агитбригадалар номинациясе). Бу номинациядә катнашучыларның яше – 6-11 сыйныфлар.
Критерийлар: теманы ачу дәрәҗәсе, чыгышның оригинальлеге, сәнгатьлелеге. Номинациядә сайлап алу турын узган иң яхшы агитбригадалар катнаша. Районнарда сайлап алу туры үткәрергә тәкъдим ителә. Әгәр районнарда сайлап алу турлары үткәрелмәсә, теләгән һәр команда, сайлап алу турында катнашу өчен (чыгышны видеога төшерү), 2018 елның 20нче гыйнварына кадәр Шәһәр балалар экология-биология үзәгенә килә ала. Оештыру-массакүләм бүлек мөдиренә мөрәҗәгать итәргә - Шкуров А.А., 89178959221.

— Табигать саклау юнәлеше “Биокүптөрлелекне саклап калу һәм Татарстан табигый ресурсларын саклау проблемалары”. Секциядә башкарылган табигать саклау эше турында табигать саклау проблемаларын хәл итүдәге шәхси гамәлләрне чагылдыра торган хисаплар тыңлана – шәһәр һәм шәһәр яны, яр буе территорияләрен, чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү, мәктәп яны территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү, җимлекләр эшләү һәм кышлаучы кошларга җим биреп тору, сыерчык оялары ясау һәм элү, табигать саклау буенча төрле акцияләр оештыру һәм үткәрү. Табигать саклау эшчәнлегенең актуальлеге, нәтиҗәлелеге, гамәли әһәмияте бәяләнә.

Ничек катнашырга? Форумда фәнни-эзләнү (гариза белән бергә эшкә кыскача аннотация җибәрергә) һәм табигать саклау юнәлеше буенча катнашуга гаризалар 2017 елның 22 декабренә кадәр arslanuk@mail.ru электрон почтасы буенча кабул ителә. Форумның нигезләмәсе белән Казан Шәһәр балалар экология-биология үзәге сайтында танышырга мөмкин:  https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2378/files/9 Г..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    море анапы

    • аватар Без имени

      0

      0

      что такое улыбка