ҮЗ МӘКТӘБЕҢ БЕЛӘН ҮЗЕҢ ИДАРӘ ИТ!

5 октябрь көнне («РДШ - территория самоуправления») дип исемләнән Бөтенроссия конкурсы старт алачак. 

Конкурста бөтен Россия буенча мәктәпләрендә активист һәм лидер булган 7-11 сыйныф укучылары катнашачак. Конкурс барышында алар үз мәктәпләре базасында үзидарә органы һәм 2017-2018 елларга план төзергә тиеш була. Әлеге планның эчтәлеге мәктәптә уку шартларын яхшыртудан гыйбарәт. Ул гына да түгел, бу эш кәгазьдә генә калмыйча, тормышка ашырылырга һәм видеога төшерелергә дә тиеш булачак.

5 октябрь көнне Россия мәктәпләрендә Үзидарә көннәре уздырылачак, аның кысаларында 7-11 сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карый алачак.

Җиңүчеләр “Росссия мәктәп укучылары хәрәкәте – үзидарә территориясе” дип исемләнгән форумда катнашачак.

Сүз уңаеннан, Татарстаннан әлеге конкурста 147нче мәктәп катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    566
    0
    0
  • 9 май 2021 - 09:55
    ҖИР ЙӨЗЕНДӘ ӘКИЯТ БАР! Җир йөзендә әкият бар Таңда исеп куя җил, Чал дулкынны куа җил —
    225
    0
    0
  • 8 май 2021 - 18:49
    НИЧЕК ШИГЫРЬНЕ РЕКЛАМАГА ӘЙЛӘНДЕРМӘСКӘ: КУКМАРА УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ Кукмара районына «Әйдә, киттек» проектын төшерергә баргач, яшүсмерләр безнең кулга бер өем шигырь китереп бирделәр. Ә без шигырьләр укырга яратабыз. Димәк, бу санда Кукмара районы яшь шагыйрьләренең иҗатларына күзәтү ясарбыз.
    212
    0
    0

Блоглар