Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ЯЗ КИЛӘ! ЯЗ КӨЛӘ! /КОНКУРС/

Яз килә, яз көлә! Язның тәэсире сизелә шул: кояш елмая, аңа кушылып кешеләрнең дә авызы ерыла! Яз “Ялкын”ыбызга да аяк басты. (Хәер, аның бездән киткәне дә юк бугай.) Шул хөрмәттән, без кабат конкурс игълан итәбез. 

Кулыңа телефонны ал һәм үзең төшергән фотоларны карап чык әле. ЯЗ! Әлеге сурәтләрдә аның аз гына булса да чагылышы булуы мөһим.

Бәйге этаплары: 


1. 89196302843 номерына WhatsAppка яз турында үзең төшергән фото җибәр. Исем-фамилияң, яшең, укыган, эшләгән урыныңны турында мәгълүмат язарга да онытма.

2. Вконтактеда “ЯЛКЫН журналы - иҗат, яшьлек, сәләт” төркеменә https://vk.com/yalkyn кер. Анда тавыш бирү турында барлык мәгълүмат булачак.

Фотолар 15 мартка кадәр кабул ителә. Тавыш бирүгә старт 16 мартта булачак. Ә җиңүчене соңрак билгеләячәкбез. Әлеге кеше Г. Камал театрына ике кешелек чакыру билеты белән бүләкләнәчәк.

Өч, ике, бер... Киттек! “Ялкын”лы яз” бәйгесен ачык дип игълан итәбез!

#ялкын #ялкынжурналы #ялкынлыяз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев