Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ЯШЬ ЛИДЕРЛАРНЫ АВЫЛЛАРДА ЭЗЛИЛӘР



Авыл жирлекләрендә яшәүче яшь лидерлар өчен конкурс уза.


Бу бәйгедә авылларда яшәүче 18-35 яшьлек Россия гражданнары катнаша ала. Алар мәгариф, спорт, медицина, эшмәкәрлек, иҗтимагый өлкәләрдә эшләргә мөмкин. Катнашучылар үзләренең торак пунктлары яки районнарын үстерү буенча иҗтимагый инициативаларны тормышка ашырган булырга тиеш.


Әлеге конкурс авыл территорияләрендә яшәүче лидерларны шәхси яктан үстерү бурычын куя. Шулай ук аларның иҗади потенциалын арттыру, яшь лидерларны ачыклау, яшьләрне үзләренең кече Ватаннарындагы проблемаларны чишүгә тарту максатыннан да оештырыла.


Бәйгедә катнашыр өчен быелның 30 мартына кадәр rssm@inbox.ru адресына махсус анкетаны жибәрергә, биремнәрне дә үтәргә кирәк булачак.


Конкурс нәтиҗәләре буенча укыту семинарлары, төрле мастер–класслар оештырылачак. Семинарда катнашучы һәрбер кеше диплом, сувенирларга ия булачак. Анда актив катнашучылардан жюри «Россия авыл яшьләре берлеге»нең биш комиссиясен төзиячәк. Алар мәгариф, спорт, медицина, эшмәкәрлек, авыллардагы гражданнар активлыгы юнәлешләре буенча формалаштырылачак. Әлеге комиссияләрнең тәкъдимнәре дәүләт хакимияте органнарына җибәреләчәк.


Чараны оештыручы: «Россия авыл яшьләре берлеге» оешмасы




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев