Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ЯҢА БӘЙГЕ!

Дуслар! “Ялкын” журналы сезне бик кызыклы бәйгедә катнашырга чакыра. Уку елы тәмамланыр алдыннан сезгә зур күчтәнәч булачак! Бәйгенең темасы – газ сәнәгате.

Газ – тормыш-көнкүрешебездә мөһим урын алып тора. Без көн саен аның ярдәмендә йә ашарга пешерәбез, йә йортыбызны җылытабыз. Ә авыл җирлегендә яшәүчеләр, гомумән, соңгы 15-20 елда гына зәңгәр ягулык китергән уңайлыкларны тоя башлады.

Шул уңайдан, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм «Ялкын» журналы «Табигать сагында – зәңгәр ягулык» дип исемләнгән өр-яңа бәйге игълан итә. Мәктәп укучылары һәм студентларга «Истәлекле вакыйга», «Экология һәм газ», «Фәнни проект» номинацияләрендә үз көчләрен сынап карау, мәкалә, интервью, хикәя яки әкият, хәтта фәнни эшләр язу мөмкинлеге бирелә.
Бәйгенең этаплары:

1 этап - 2017 елның 1 маеннан 30 июньгә кадәр эшләр кабул ителә. Һәр номинация өчен аерым формат тәкъдим ителгән, шуңа күрә нигезләмә белән танышыгыз;

2 этап - “Ялкын” журналының июль санында чыккан викторина сорауларына җавап бирү. Әлеге өстәмә этапта баллар туплап җиңүгә шансыгызны арттыра аласыз;

3 этап – август аенда җиңүчеләр билгеләнә;

4 этап – 2017 елның сентябрендә тантаналы рәвештә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру.

Дуслар, узган ел әлеге конкурста планшет, телефон кебек саллы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, шуның өчен вакытны сузмыйча, тизрәк эшкә тотыныйк!


Эшләрегез белән «Ялкын» журналына 2 яртыеллыкка язылу квитанциянең (интернеттан язылуны дәлилләүче “платежка”ның) копиясен һәм катнашучы анкетасын да җибәрергә онытмагыз!

Конкурс эшләрен yalkin_konkurs@mail.ru адресына җибәрү генә кирәк.




Бәйге нигезләмәсенең тулы варианты:

[gview file="http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2017/05/TTG_polozhenie.doc"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев