#VisitTatarstan ФОТОГРАФИЯЛӘР БӘЙГЕСЕ

3 нче июль көнне Татарстан буенча #VisitTatarstan фотографияләр бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге Республикабызның шәһәр-авылларында урнашкан  күренекле урыннарны популярлаштыру, аларның дәрәҗәсен күтәрү һәм туристлар агымын арттыру максатыннан чыгып эшләнә. #VisitTatarstan ярышы 16 нчы сентябрьгә кадәр өч номинация буенча уздырыла: «Истәлекле урыннар», «Истәлекле урыннар фонында селфи ясау өчен иң яхшы урын», «Пейзаж».

Бәйгедә катнашу өчен, фотоларны Instagram, Facebook, «ВКонтакте» сайтларына #VisitTatarstan хештегы һәм үз шәһәр-авылыңның исеме белән элергә кирәк. Ярыш буенча нәтиҗәләр 20 нче сентябрьдә ясалачак. Иң яхшы эшләр Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комиссиясе сайтында һәм Россия, Дөньякүләм туристик күргәзмәләрдә урын алачак.

Мөмкинлекне кулдан ычкындырма! Бәйгедән катнашырга ашык!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1324
    0
    8
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    1010
    0
    3
  • 16 ноябрь 2020 - 10:31
    КҮЗ КАРАШЫ Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
    591
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019