Логотип Идель
Мөмкинлекләр

УНИВЕРСИТЕТКА - МОБИЛЬ КУШЫМТА АША КЕР

Син мәктәпне тәмамладың һәм һаман да кая укырга керергә белми йөрисеңме? Сиңа яңа мобиль кушымта ярдәмгә киләчәк! Әйе, укырга хәзер мобиль кушымта аша гына кереп була икән бит.

Абитуриентларның иң кызган вакытлары – укырга керү чоры. «Ялкын» сине Казанның төп вузлары белән таныштырып чыккан иде. Хәзер булачак студентлар өчен тагын бер яңалык бар.

Бүгеннән башлап, Россиядәге һәр абитуриенты смартфоны менюсында «Поступай правильно» дигән мобиль кушымта пәйда булды. Илебезнең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән барлыкка килгән әлеге кушымтаны Google Play һәм App Store платформаларыннан йөкләп була.

Мобиль кушымтаны куллану – бушлай, анда реклама да юк икән. Яңа төр сервис Россиянең теләсә кайсы вузы турында мәгълүмат бирә ала. «Поступай правильно»да:

  • ​ вузларның кабул итү комиссияләре;

  • ​ аккредитацияләре;

  • ​ белгечлекләр;

  • ​ юнәлешләр;

  • ​ түләп уку бәяләре;

  • ​ былтыргы кабул итү кампаниясе;

  • ​ университетның рейтингларда ничәнче урында торуы – боларның барысын да белеп булачак.


Әлеге мобиль кушымта аша вузларны төрле критерийлар бунча эзләп була. Хәтта берничә югары уку йортын чагыштыру мөмкинлеге дә бар.

Google Play платформасында йөкләү өчен сылтама - бас!

App Store платформасында йөкләү өчен сылтама - бас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев