Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ТЕАТР БЛОГЕРЫ БУЛЫРГА ТЕЛИСЕҢМЕ?

Театрга йөрергә яратсаң һәм караган спектакльләр турында башкалар белән бүлешергә теләсәң, һичшиксез, 8 октябрь көнне, Театр блогерлары мәктәбенә килергә тиешсең. Нәкъ менә шул көнне Казанда дөрес итеп театраль блог алып барырга өйрәтә башлаячаклар.

Бу проект Россиянең төрле төбәкләрендә яши торган, театр турында интернет блогларга язарга яки караган спектакльләрен яхшырак аңларга теләүчеләр өчен оештырыла. Бу мәктәптә замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итәчәкләр һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтәчәкләр. «Бу мәктәп кайда узачак?» дип сорасагыз, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән театр базасында оештырыла.

"Театр блогерлары мәктәбе" - пилот проект һәм бары тик өч айга исәпләнгән. Әлеге тәҗрибә уңышлы дип табылса, ул киләчәктә дә уздырылачак.

Проект дәвамында Казанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә Театр тәнкыйтьчеләре ассоцияциясе ярдәмендә тәнкыйтьчеләр эшләячәк. Алар блогерлар белән семинарлар, вебинарлар уздырачаклар һәм практик биремнәрнең үтәлешен күзәтәчәкләр. Казанның театр блогерларын танылган театр белгече, "Афиша" журналы күзәтүчесе Алексей Киселев (Мәскәү шәһәре) укытачак.

Һәр шәһәрдә дүртәр семинар дәресе уздыру планлаштырыла. Катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бер спектаклен карап, аның турында бәяләмә язачаклар. Проектка декабрьдә нәтиҗә ясала. Семинарлар арасында булган вакытларда педагог белән катнашучылар вебинарлар һәм социаль челтәрләр аша онлайн рәвештә аралаша алачаклар.

Катнашырга теләсәң...


Театр блогерлары мәктәбендә белем алу - бушлай. Анда катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 1 октябрьгә кадәр kamal.press@tatar.ru почтасына кабул ителә. Гаризада исем, фамилия, атагызның исемен, телефон номерын, социаль челтәрләрдәге аккаунтыгызга сылтаманы күрсәтүегез һәм түбәндәге сорауларга җаваплар бирүегез сорала:

1. Үзең, белемең һәм эшең турында берничә сүз. Караган спектакльләрегез турында мәгълүмат чараларында яки социаль челтәрләрдә язасыңмы? Андыйлар булса, сылтамаларын күрсәтергә;

2. Тамашачы тәҗрибәң. Казанда яки башка шәһәрләрдә спектакльләр карау мөмкинлегез бармы? Соңгы вакытта нинди спектакльләр карадыгыз?

3. Соңгы вакытта караган һәм зур тәэсир калдырган 1-3 спектакльгә кыска бәяләмәләр язып җибәр.
Нәрсә: Театр блогерлары мәктәбе

Кайда: Казан шәһәре

Кайчан: 8 октябрь 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев