Татарстанның Милли музее ел саен җәйге каникул вакытында “Безнең тарих” дигән лагерь оештыра.

Ике атна дәвамында мәктәп яшендәгеләр чал тарихыбызның төрле чорларында “яшәп ала”
Проект авторлары белдергәнчә, әлеге лагерь балага рухи, патриотик, экологик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ерак дәверләр чолганышында калырга балаларга төрле уеннар ярдәм итә. “Үткәннәргә сәяхәт итүчеләр” балчыктан төрле савытлар ясый, тәнкә суга, кием тегә, учакта тәгам әзерли.
Быел “Безнең тарих” 6-19 июль көннәрендә Биектау районының Шуман авылы тирәсендә, Илләт елгасы буенда урнаша. Тәҗрибәле әйдаманнар - “Витязь» хәрби-тарихи клуб хезмәткәрләре.
Ике атна буе балаларга борынгы дәвердән башлап Идел буе Болгары чорына кадәр аралыкта үзен чын табигать баласы итеп тою мөмкинлеге тудырыла. Озак елларга сузылачак мавыктыргыч хәлләр, онытымаслык мизгелләр кичерәсегез килсә, сезне тарихи палатка лагерында көтеп калалар.
Лагерьда һөнәрчеләр остаханәсе эшлиячәк, төрледән-төрле мастер класслар оештырыла. Һәр бала үзен хәрби сыйфатта да сынап карый. Шулай ук ул тарихи персонаж яисә һөнәрче буларак та үзенә шөгыль таба. Тәҗрибәле осталар аларга төрле бизәнү әйберләре, чүлмәк ясау серләре, күн эшләнмәләре ясарга өйрәтә. Су коену, кичләрен учак тирәсендә гитара чиертү - болар барысы да булачак лагерьда !
Мондый лагерьда ял итәргә теләгәннәр Милли музейга мөрәҗәгать итә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57