Мөмкинлекләр
Татарстанның 3 студенты “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында Россия данын яклауга расланган
Күптән түгел “Ворлдскиллс Россия” берлеге “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында катнашуга Россия җыелма командасының төп составын раслады. Команда составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.
Искәртеп үтик: “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионаты 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелә. Анда барганчы, җыелма команда составына кергән егетләр һәм кызлар 8-16 июльдә Анапада әзерлек үтәчәк. Аның кысаларында стресс белән идарә итү, тимбилдинг һәм инглиз телен өйрәнү буенча тренинглар оештырыла, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев