Логотип Идель
Мөмкинлекләр

ПРОГРАММИСТ БУЛАМ ДИСӘҢ

Татарстанда «Яндекс.Лицей» дигән курслар ачылды. Әлеге бушлай курсларда һәркем программалаштыруга өйрәнә ала!

«Яндекс.Лицей»га укчыларны Казан, Иннополис һәм Яр Чаллы шәһәрендә җыйганнар. Хәзер анда 113 кеше укый. Алар барысы да әлеге мәктәпкә конкурс сайлап алуы аша узганнар. «Яндекс.Лицей»да 8-9 сыйныф укучылары Python теле мисалында программалаштыруга өйрәнә. Бу тел алай ук авыр да түгел, үзе күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкинлек бирә.

Курс программасы ике ел дәвамында үзләштерелергә тиеш. Беренче елда укучылар теория өйрәнәчәк, җиңел проектлар ясаячак. Икенче елга технологияләрне практикада кулланып караячаклар.
«Яндекс.Лицей» проекты Россиянең 19 шәһәрендә һәм Казахстанда алып барыла. Киләчәктә мондый курсларны халкы 100 меңнән артып киткән шәһәрләрдә дә ачарга телиләр.

Бу «лицей»да дәресләр атнага ике тапкыр көннең икенче яртысында уза. Лицейда «Яндекс»та белем туплап кайткан үзебезнең Татарстан укытучылары укыта.

Казан укучылары КФУның IT-лицеенда һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында укый. Иннополиста яшәүчеләр «Иннополис лицее»нда белем ала. Яр Чаллыда бу дәресләр «Кванториум» технопаркында уза. Шулай ук Казанның 2нче лицей-интернатында да бу укучылар өчен махсус төркем ачылган.
Татарстанда «Яндекс.Лицей»да уку өчен 759 укучы гариза тапшырган булган. Курсларда уку өчен логиканы сыный торган он-лайн тест узарга һәм әңгәмәгә килергә кирәк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев