Логотип Идель
Мөмкинлекләр

МӨМКИНЛЕКЛӘР ЧИКЛӘНМИ - ТЕЛӘГЕҢ ГЕНӘ БУЛСЫН

Казан IT-паркы мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен махсус курслар ачты. IT-технологияләр безнең тормышка ныграк үтеп керә. Гади кешегә мондый тормыш ритмына жайлашуы берни түгел. Ә менә мөмкинлекләре чикле булып, өйдә генә тормыш күрергә мәҗбүр булучыларга авырга туры килә. Бу курслар алар өчен аралашу, өстәмә белем үзләштерү белән бер рәттән яңа һөнәргә ия булу дигән суз.


20 нче февральдән IT-паркта мөмкинлекләре чикле кешеләрне PHP-программалаштыруга өйрәтә башладылар. Әлеге проектны Global Shapers Сommunity оешмасының Казан бүлеге оештыра. «inIT» программасында катнашу өчен яшь чикләве юк.


Белем алырга теләүчеләр сайтта гариза тутырып, эссе язарга тиеш. Сайлап алынган кешеләрне программалаштыру нигезләренә бушлай өйрәтәчәкләр. Киләчәктә алар кече программист булып эшкә урнаша алачак.


Антон Грачев, Казан IT-паркы директоры:


– Әлеге программа ярдәмендә һәркем үз тормышын үзгәртә ала. Без бу проект мөмкинлеге чикле булган күп кешеләрдә зур кызыксыну уятыр, дип өметләнәбез. Ләкин сайлау аша бары тик 10 кеше генә узачак.


Түбән Кама шәһәрендә яшәүче инвалид егет Павел Паймухин үзлегеннән программалаштыруны үзләштереп, сайтлар эшли. «Дөресен генә әйткәндә, теләсә нинди укыту безнең өчен файдалы. Замана дөньясы шундый инде: әгәр кеше нәрсәгә булса да өйрәнергә теләсә, интернет мондый мөмкинлекне бирә», – ди Павел.


Курсларны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырылачак. Моннан тыш, IT-парк аларга эшкә урнашканда да ярдәм итәргә тиеш. Курсларны уңышлы тәмамлаган инвалид кешеләр сайтлар ясау белән шөгыльләнүче фирмаларда, яки читтән торып фриланс рәвешендә өстәмә акча эшләү мөмкинлегенә дә ия булачаклар, ди курсларны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев