Логотип Идель
Мөмкинлекләр

КАЗАНДА «ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК

IX «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 9-14 декабрь көннәрендә узачак. «Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Тольятти, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

Афишага татар, рус, башкорт телләрендә 15 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданчыгында: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Яшь тамашачылар (ТЮЗ), “Әкият” курчак театрында, Актерлар йортында, "Угол" иҗат лабораториясендә һәм АРТХАБ.

Исегезгә төшерәбез, I «Һөнәр» фестивале 2009нчы елда Казанда Г.Камал театры инициативасы белән оештырылды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланды. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә, Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар катнашса, хәзер ел саен үз спектакльләрен, төрле театраль мәктәп вәкилләре булган, ким дигәндә 15 яшь режиссер тәкъдим итә. Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев