Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"КАЗАН МАРАФОНЫ"НА - ТАТАР МАЛАЙ ҺӘМ ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА БЕЛӘН

Дустым, синең ел буена җитәрлек эмоцияләр аласың киләме? Димәк, марафончылар командасына кушылырга кирәк! Тик моның өчен түшәмгә төкереп ятып кына эш чыкмый. Селкенергә, хәрәкәтләнергә, төгәлрәк әйтсәк, йөгерергә кирәк! «Казан марафоны»нда катнашам, дисәң, шунсыз булмый!

«Казан марафоны» дип аталган масштаблы спорт чарасы Казанда быел өченче тапкыр узачак. 2015 елда бу спорт чарасында 2600 кеше катнашкан. Ә 2016 елда бу сан берничә тапкырга арткан: 8900 кеше чапкан.

Марафонда катнашучының уртача яше – 28-29. Бу исә яшьләрнең спортка, йөгерүгә тартылганлыгын сөйли. Моннан 30 ел элек булган марафоннарда, гадәттә, 40 яшьлек кешеләр катнаша торган булган.
Вадим Янгиров, «Казан марафоны» директоры:

– Без марафоннарда һәр кеше үзенә нәрсә булса да алуын телибез. Кемдер бирегә үзенең элеккеге нәтиҗәсен яхшыртырга тели, кемдер марафонда әле беренче тапкыр гына катнаша, башкалар финишта беренче медален аласы килә. Һәркемнең үз максаты бит.

2017 елның 21 маенда узачак «Казан марафоны»на инде күптәннән теркәлергә мөмкин. Бүген анда катнашам, дип 3 мең кеше теләк белдергән. Ләкин бездә, гадәттәгечә, ике ай кала кешеләр актив рәвештә теркәлә башлый икән. Озакка сузсаң урынсыз да калырга мөмкинсең. Чөнки былтыр 21 чакрымлык дистанциягә катнашучыларга хәтта урын да җитмәгән.


































Дистанция


озынлыгы



Максимум


ничә кеше


катнаша ала?



Ничә яшьтән


катнашырга


мөмкин?



Бәясе


(чара якынлаша барган саен бәя арта)



42 чакрым



3000



18 яшьтән



1500 сум



21 чакрым



4000



18 яшьтән



1200 сум



10 чакрым



3000



16 яшьтән



800 сум



3 чакрым



5000-10 000



11 яшьтән



500 сум



«Казан марафоны» башланырга 2,5 ай вакыт кына калды. Шушы кыска вакыт аралыгында аңа ничек әзерләнергә соң?


– Әгәр кеше моңа кадәр йөгерү белән шөгыльләнмәгән икән, 42 чакрымлык дистанцияне, әлбәттә, чабарга кирәкми. Максимум 21 чакрымлык дистанцияне сайларга мөмкин. Иң мөһиме – марафоннан катнашып, үзеңә уңай хис-кичереш алу.


Киңәшләр:


1. Моңа кадәр марафонда ктанашкан кеше белән аралашып, аннан киңәш сорагыз.


2. Озын дистанцияләрне чабар өчен, күбрәк йөгерергә, көн саен дистанцияне арттырырга кирәк.


3. Профессиональ рәвештә консультацияләр алсаң, тагын да яхшырак.


4. Ярыммарафон дистанциясен чабып килер өчен, атнасына 3-4 тренировка житә.


5. Тәүлекнең кайсы вакытында йөгерү мөһим түгел: кемгәдер иртә белән йөгерү уңайлырак, кемгәдер – кичен.


Казанда дөрес итеп йөгерергә өйрәтүче мәктәпләр дә бар. Алар арасында түләүлеләре дә, бушлай булганнары да бар. Бушлай мәктәпләргә килгәндә, «Казан марафоны» оештыручылары Үзәк стадиондагы манежда бушлай күнекмәләр уздыра. Алар айга өч тапкыр якшәмбк көннәрендә була. Шулай ук тагын «Adidas» һәм «Time to run» төркемнәре дә бушлай дәресләр оештыра.


«Казан марафоны» катнашучысына нәрсә бирелә?


1. Электрон чиплы старт номеры


2. Рюкзак


3. Футболка


4. Партнерлардан бүләкләр


5. Медаль (финишка килеп житкәч)


Танылган шәхесләрдән кемнәр катнашачак?


Мондый масштаблы чараларда танылган кешеләр марафонның илчеләре булып чыгыш ясый. Мисал өчен, былтыргы марафонда Вера Брежнева, Баста, Эльмира Кәлимуллина илчеләр буларак чыгыш ясады. Шунысы сөендерә: быел илчеләр арасына Татарстаныбызда яшәп иҗат итүче, күпләргә таныш булган кешеләр дә кушыла. Гөлназ Сәфәрова белән Татар малай – шундыйлардан.


Шунысы кызганыч: былтыр оештыручылар татар теле аудитория белән алай актив эшләмәгәннәр. Ә быел шушы илчеләр аша «Казан марафоны» турында тагын да күбрәк кеше белүен телиләр.


«Казан марафоны»нда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан Мэры Илсур Метшин, күп кенә министрларның катнашуы көтелә.


– Оештыру моментлары мөһим булганлыктан, мин үзем «Казан марафоны»нда катнаша алмыйм. Ләкин башка марафоннарда бик теләп йөгерәм. Беренче чиратта, алар минем өчен эмоцияләр, оештыру ягы, кызыклы трасса белән истә кала. Бер тапкыр йөгерү белән шөгыльләнә башлагач, аны ташлау кыен. Йөгерү – минем тормышымның бер өлеше, мин аннан канәгатьләнү хисе алам. Ул минем сәламәтләгемә дә яхшы йогынты ясый. Озын дистанцияләргә чабу ул медитация кебек бит, – ди Вадим.


«Казан марафоны» директорыннан катнашучыларга теләкләр:


Канәгатьләнү хисен алыгыз. Чөнки марафонда катнашып, сез үзегезгә үзегез эмоцияләр булдырасыз. Гадәттә, без башка кеше булдырган эмоцияләрне кулланып кына яшибез.


«Казан марафоны-2017» илчеләре


Блогер Татар малай (Ринат Галиәхмәтов):



– Кызганыч, былтыр мин катнаша алмадым. Быел 10 чакрымлык дистанциягә йөгерергә телим. Беренче чиратта, үземне сынап карыйсым килә. Аннан соң кешеләрне дә марафонда катнашырга өндисем килә.


Үзем әзерлекне инде күптәннән башладым. Һәр дүшәмбе көнне без дуслар белән җыйнаулашып, футбол уйныйбыз. Шулай ук Горки-Әмәт урман-паркында даими рәвештә йөгерәм. Бу процессны Инстаграмда үземә язылучылар өчен видеога төшерәм. Өйдә дә көн саен физик күнегүләр ясыйм.


Элек минем авырлыгым 103 килограмма булса, мин, гомумән алганда, 30 килограммга ябыктым. Дөрес туклану буенча махсус диета да тоттым. Шул сәбәпле, 2 ай эчендә 15 килограммга ябыга алдым. Шуннан соң теләсәң дә, теләмәсәң дә ябыгып булмый. Аннан соң даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башладым. 1 ел да 8 ай эчендә шундый нәтиҗәләргә ирештем.


Гөлназ Сәфәрова, телерадиотапшыруларны алып баручы, сценарийлар язучы – режиссер:



– Спорт баштагы төрле начар уйларны, гадәтләрне бетерергә булыша торган төп корал, дип уйлыйм мин. Шуңа күрә массалы спорт чаралары миңа тагын да күбрәк ошый. Кешеләрнең берләшеп бергә йөгерүләре бу – бик яхшы күренеш.


Марафонда мин 3 чакрымлык дистанцияне сайладым. Бу – үзенә күрә бер бәйрәм, үзеңне сынап карау мөмкинлеге. Мин марафоны чабар өчен генә спортзалга йөрмим, ә даими рәвештө шөгыльләнәм. Илче буларак, үземнең төркемемә мине яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләрне алам. Шунысын төгәл әйтә алам: анда Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Мөнир Рахмаев булачак.


Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев