Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"ҖӘЙГЕ КАМПУС"КА ЭЛӘГЕРГӘ КИРӘК!





Дөнья тоткасы булып торган яшьләр белән танышасың киләме? Интеллектуаль дөньяда яшәү, һәрвакыт позитив рухта булу – синең хыялмы? Димәк, сиңа «Җәйге кампус»ка эләгергә кирәк!


«Президент Академиясенең Җәйге кампусы» дип аталган халыкара белем бирү форумы – Татарстанның иң актив, иң акыллы, иң максатчан яшьләре өчен иң престижлы мәйданчыгы.


Әлеге чара инде бишенче ел рәттән дөньяның төрле почмакларыннан иң–иң яхшы студентларны җыя. Бу яшьләр драйверы нәрсәгә юнәлтелә соң?


– студентларның профессиональ һәм шәхси үсешенә;


– алган белемнәрне практика куллана алуга;


– хәзерге икътисади һәм социаль шартларда авыр мәсьәләләрне чишә алуга.


Ә Татарстан студентларын «Жәйге кампус»ның халыкара форумына республика этабы аша сайлап алалар. Нәкъ менә аның аша форумга Татарстанның лаеклы делегациясе тупланыла.


Республика этабында нәрсәләр көтелә соң?


– Татарстан хакимияте органнары вәкилләре белән очрашулар;


– Россия һәм Татарстанның уңышка ирешкән шәхесләре белән очрашу;


Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе вәкилләреннән лекцияләр;


– команданы оештыруга багышланган тренинглар;


«Президент Академиясенең Җәйге кампусы» – дөньяның интеллектуаль элитасы белән танышыр өчен уникаль мөмкинлекләр территориясе.


Кемнәр катнаша ала?


– бакалавриатның 3-5 курсында укучылар (көндезге уку бүлегендә)


– инглиз телен «upper intermediate» дәрәҗәсеннән дә ким белмәүчеләр;


– моңа кадәр «Жәйге кампус»та катнашмаучылар.


Гаризалар кайчанга кадәр кабул ителә – февраль-март




Сайлап алу этабы – апрель


Республика этабы – май


«Жәйге кампус» – июль






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев