Логотип Идель
Мөмкинлекләр

IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивале

30 майда “Прогресс” яшьләр үзәге “Ярдәм” фонды белән берлектә IV Республикакүләм “Энҗе” кул эшләре фестивален оештыра. Чараның максаты – яшьләр арасында татар халкының кул эшләре үрнәкләрен таныту һәм саклау.

Конкурста катнашучы кызлар Татарстанның төрле төбәкләреннән, кул эшләре исә төрледән-төрле юнәлештә булачак: чигү, бәйләү, кулдан ясалган чәчәкләр, коллажлардан алып топиарий, агачка рәсем төшерү һәм башка кызыклы һәм заманча вариантларга кадәр.

“Энҗе” фестиваленең жюри рәисе - Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Солтанова.

“Энҗе” фестивалендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Шулай ук оештыручылар “Халык мәхәббәте” һәм “Социаль челтәрләрдә иң күп лайк җыючы” номинацияләрен билгели.

Шулай ук “Энҗе” фестивале вакытында “Диван” коворкингы балалар һәм әти-әниләр өчен зур бәйрәм оештыра.

Фестиваль һәм балалар бәйрәме 30 май 13.00-16.00 сәгатьтә К.Насыйри урамындагы ТАТАР ИНН Резиденциясендә узачак.

Чараларның координаторы Ләйсән Солтанова – 8 927 244 48 61

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев