Мөмкинлекләр
«ДУЛКЫННАР» БӘЙГЕСЕ ӘЛФИЯ АВЗАЛОВАГА БАГЫШЛАНА
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» Республика бәйгесендә катнашырга чакыра!
Быел бәйге Татар халкының мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган.
«Дулкыннар» бәйгесендә Казан шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең урта белем бирү мәктәбе укучылары, башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучылар катнаша ала.
Яшь категорияләре:
· кече төркем – 6-9 яшь;
· урта төркем – 10-12 яшь;
· өлкән төркем – 13-16 яшь;
· яшьләр төркеме – 16+ яшь (урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары).
«Дулкыннар» бәйгесе түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:
· Вокал – Әлфия Авзалова репертуарыннан булган җырларны башкару. Номинацияләр: вокал-соло, вокаль ансамбльләр. Жюри, катнашучының вокал буенча сәләтен тикшерү максатында кабат җырлатып карау (а капелла) мөмкинлегенә ия.
· Рәсем – Әлфия Авзалованың тормышын һәм иҗатын рәсемдә чагылдыру. Авторларның үзләре мөстәкыйль рәвештә ясаган, башка авторлардан күчереп алынмаган эшләре генә кабул ителә. Эшләрнең күләме А3 форматыннан да кечерәк булмаска тиеш. Эшләрнең икенче ягында әлеге эшнең исеме, авторның исем-фамилиясе, яше, районы, адресы, мәктәбе, сыйныфы һәм элемтәләр өчен телефон номеры күрсәтелгән булырга тиеш.
· Оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр – Бәйгедә катнашу өчен ике (!) композиция тәкъдим итәргә кирәк булачак:
1. Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларга фантазия, вариация яисә тезмә (солистлар, инструменталь ансамбльләр, оркестрлар).
2. Татар халык көйләренә вариация, тезмә.
· Нәфис сүз, конферанс – Әлфия Авзалова башкарган җырларның текстларын, аңа багышлап язылган әсәрләрне (катнашучы тарафыннан иҗат ителгән эшләр хуплана) сәнгатьле башкару. Номинация: нәфис сүз, конферанс.

БӘЙГЕНЕ ОЕШТЫРУ ШАРТЛАРЫ ҺӘМ ТӘРТИБЕ

Республика турында катнашу өчен заявкалар район оешмаларыннан
2018 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 58 йорт, 307 офис;
тел/факс: (843) 231-81-54;
е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев