Логотип Идель
Мөмкинлекләр

"БЕРДӘМ ДИКТАНТ”НЫҢ МӘЙДАННАРЫ БИЛГЕЛЕ (ИСЕМЛЕК)

16 апрель көнне халыкара дәрәҗәдәге  масштаблы вакыйга – чираттагы  13нче “Тоталь диктант” акциясе узды.  Текст авторы итеп бу юлы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев сайланган иде. Татарстанда да йөзләгән кеше үзенең рус телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. 23 апрель көнне исә татар телен белүдә сыналып булачак. «Тоталь диктант»тан аермалы буларак «Бердәм диктант» быел беренче тапкыр оештырыла.

«Тоталь диктант» елдан-ел күбрәк катнашучыны җыя. Туган телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап карарга теләүче татарлар да күп булыр дип ышана оештыручылар.
Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәламовның барыбызга да таныш “Ак чәчәкләр” романыннан өзек язачаклар.  Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү дә очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Акция оештырылачак мәйданнарның да төгәл исемлеге билгеле булды. Казанда «Бердәм диктант»ны:
- Казан дәүләт медицина университетында (Бутлерова ур, 49а),
- Казан илкүләм тикшеренү технологик университетында-КХТИ (Карла Маркс ур, 72б),
- Казан илкүләм тикшеренү техник университетында-КАИ (Четаев ур, 18),
- Казан дәүләт аграр университетында (Ферма 2 ур, 53),
- Казан медицина-фармацевтика көллиятендә (Ф. Әмирхан проспекты, 16)
- Казан медицина көллиятендә (Х.Мәүлетов ур, 34) язачаклар.

Катнашу өчен сайтта теркәлү мәҗбүри түгел. Бу процедура оештыручы тарафыннан катнашучылар исәбен күзәтү өчен генә үткәрелә.


КДМУда диктант текстын Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин театры актеры Зөфәр Харисов; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Әймәт; радио һәм телевидение алып баручысы Гөлназ Сәфәроваһәм «Болгар радиосы»  музыкаль редакторы һәм алып баручысы Илфар Кәримов укыячак.

Республиканың башка шәһәрләрендә “Бердәм диктант”ны  барлык медицина училище һәм көллиятләрендә язып булачак: Чаллы (Орловская, 7), Түбән Кама  (Спортивная ур., 1), Әлмәт (Шевченко, 2 Г), Бөгелмә (Калинин ур., 72), Буа (Комсомольская ур., 33), Алабуга (Казан ур., 21), Яшел Үзән (Гоголь ур, 5), Минзәлә (К. Маркса, 44),Чистай (Нариманов ур., 46В).

«Бердәм диктантны» язарга татар теле язмышына битараф булмаган барча кешене чакыралар!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев