Логотип Идель
Мөмкинлекләр

«АЛТЫН КАЛӘМ»ГӘ ӘЗЕРМЕ?

ХХIII «Алтын каләм» яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты бетеп бара. Үзеңне медиа өлкәсендә сынап карыйсың килсә, бу зур вакыйга -синең өчен! Үзен иҗат өлкәсендә сынарга теләгән һәркемне әлеге фестиваль телевидение, радио, журналистика, фото, дизайн һәм башка мавыктыргыч юнәлешләр буенча әзерли. Соңгы көннәрдә кулларына диктофон, ручка белән блокнот тотып чабып йөрүчеләр күп күренә, эшләр җибәрелә тора, барысы да портфолио тышларын иң оригиналь, креатив рәвештә ясарга омтыла. 

“Алтын каләм” дә сине нәрсә көтә?


• Бу фестивальгә яшьләр төрле төбәкләрдән - Мәскәү, Чаллы, Казан һәм башка шәһәрләрдән киләләр. Димәк, яңа дуслар, күңелле очрашулар дигән сүз. Син үзеңнең аралашу осталыгыңны үстерә аласың, бу бигрәк тә “интроверт” кешеләр өчен файдалы.

• Белемеңне арттырасың, үзлегеңнән үсә аласың, бик күп танылган шәхесләр белән оештырылган кызыклы очрашуларда син тыңларга гына түгел, үзең дә катнашырга өйрәнәсең, ә инде юнәлешеңнең махсус остазлары исә синең хаталарыңны төзәтеп, эшеңдә уңышка ирешергә ярдәм итәләр.

• Яшеренеп яткан талантыңны, белемеңне күрсәтеп, креатив идеяләреңне тормышка ашыру өчен бу – иң кулай урын.

• Матур табигать күренеше күңелеңне тынычландыра, иртәне йөгерүдән башлаучылар өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Һәр иртә зарядкадан башлана.

• Өйгә фестивальдән күп күңелле хис-кичерешләр, иң мөһиме, иҗатка илһам алып кайтачаксың!



“Каләм” дә балалар шулай ук журналистика, аның тарихы белән танышалар, медиа өлкәсендәге нечкәлекләрне теориядә генә түгел, практикада да кулланырга өйрәнәләр. Йокысыз төннәр аша килгән нәтиҗәле эшләрдән соң әзрәк ару хисе була, әлбәттә, ләкин бу спорт белән шөгыльләнгәннән соң булган кебек - рәхәт ару. Әгәр синдә иҗади омтылыш бар икән, дустым, соңга калма, гариза тутырырга ашык!

P.S. Вакыт чапканы турында онытма, Вконтакте челтәрендәге “Алтын каләм” группасына кереп, гариза тутырып, портфолиоңны тупла да, эшеңне җибәр. 20нче майга кадәр өлгермәсәң, өйдә утырып каласың.

Гөлназ Зәкиева 
Апас районы Каратун урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев