«АЧЫЛЫШ» ОЛИМПИАДАСЫ: ГАЛИМНӘР МОНДА «ТУА»!

«Очраклы ачышларны бары тик әзерлекле акыллыбашлар гына ясый». Бу турыда француз математигы, механик, физик Блез Паскаль 17 гасырда ук әйтеп калдырган. Моннан 400 елдан элек әйтелсә дә, 21 гасырда да актуаль яңгырый бу сүзләр.


Сәхнәдә басып торып, диплом-бүләкләр алучы егет-кызларга карасаң, алар елмаймыйлар да кебек. Мөгаен, табигать фәннәре белән шөгыльләнүчеләр шундый җитди буладыр да инде. Сүзем фундаменталь фәннәр буенча «Ачылыш» Халыкара проект олимпиадасы җиңүчеләре турында.


Сәләтле балалар белән эшләү алга куеп эшли торган юнәлешләрнең берсе. Шуңа да төрле олимпиада, интеллектуаль ярышлар уздыру безнең республика өчен ят түгел. Үзебезнекеләр дә булдыра. Мәктәп олимпиадалары буенча күрсәткечләребез яхшы. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәреннән кала, Татарстан өченче урында бара.





– Ләкин моңа кадәр шушындый форматта олимпиада үткәргәнебез юк иде. Безнең балалар Якутия, Чиләбедә уздырылган халыкара олимпиадаларга баралар. Ә ни өчен әле Татарстанда техник юнәлешләр буенча Халыкара олимпиада булмаска тиеш? Биредә тәкъдим ителгән проектлар җитештерү сәнәгатендә дә тормышка ашырылырга мөмкин проектлар. Бу олимпиада – әле безнең беренче карлыгач. Аның киләчәге дә өметле. Чөнки Татарстанның икътисады, сәнәгате дә шушы юнәлештә хәрәкәт итә, – ди Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов.


Моңа кадәр Халыкара олимпиадалары республикабызда татар теле һәм рус теле буенча гына үткәрелә иде. Хәзер техник фәннәрне яратучыларның да үз олимпиадасы барлыкка килде. Ул теоретик, проект туры һәм кейслар чишүдән торган. Һәр тур өчен аерым көн бирелгән.



Белгородтан да килгәннәр


10 сыйныф укучылары Александр Чесноков һәм Савелий Матвейчук Белгород шәһәренең 9 лицееннан ук килгән. Беренче Халыкара проект олимпиадасында үз көчләрен сынап карарга теләгәннәр.



– Безнең шәһәрдә бетон эшләмәләрен ясый торган «Арбет» заводы безгә төрле бурычлар куйды. Аларны үтәү өчен без махсус проект ясадык. Товарларны җитештерү, транспортировка, складка салу буенча төрле мәсьәләләр тәкъдим иттеләр. Әлеге проект эшчәнлеге барышында без Белгород дәүләт техник университеты белән хезмәттәшлек итәбез. Киләчәктә инженер булырга, контрукторлаштырырга телибез, – ди егетләр.


Беренче тапкыр катнашкач, җиңел булмаган, әлбәттә. Тик борыннанрын салындырмаган алар. Катлаулы, шул ук вакытта кызыклы булган биремнәрне чишкәннәр. Олимпиаданың соңгы туры - кейслар чишү - иң авыры булган.



IT-лицей укучылары начар авыруга каршы дәва уйлап таба!


Башка төбәкләрдән, илләрдән килүчеләр генә түгел, үзебезнекеләр дә сынаттырмаган олимпиадада. Казанның IT-лицей укучылары – Илья Ерашов һәм Александр Сетров да сәхнәгә әллә ничә тапкыр менеп бүләк алды. Химия, физика, агроэкология һәм биотехнологияләр юнәлешләрендә алар призлы урыннарга лаек булды. Алар – олимпиаданың абсолют җиңүчеләре! Бу егетләрнең интеллектуаль ярышка җиң сызганып әзерләнгәннәрен тагын бер кат дәлилли.



– Безнең проект каен тузы пигменты үзенчәлекләрен өйрәнүгә нигезләнгән. Алардан без модификацияләр алырга җыенабыз. Бу модификацияләр рак күзәнәкләренә каршы тора, аларны җиңә ала. Мондый юнәлеш буенча эшләрне Америка галимнәре башкарды. Соңгы 20 ел эчендә каен тузы составында булган битулинга кагылышлы фәнни эшләр бар. Аларның күбесендә битулинның биологик һәм физиологик активлыгы бар дигән мәгълүмат бар. Кайбер чыганакларда бу маддәнең ВИЧ инфекцияләрен һәм рак авыруларына каршы көрәшә дигән мәгълүмат та бар. Безнең төп максатыбыз – рак күзәнәкләренә үтеп керү. Аны юкка чыгару – икенчел бурыч. Америкалылар медицина юнәлешендәге бу уйлап табуларны кешеләрдә сынап карарга тели. Әлегә без шушы маддәне уйлап кына табабыз. Аларның биологик активлыгын КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтында тикшерәчәкбез, – дип сөйли Илья.


Егетләрнең остазлары, IT-лицейның химия укытучысы Фидалия Халикова да укучыларның уңышына зур көч куйган. Быелның яз аеннан бирле шушы проект белән җан атып торган укучыларга канат куйган кеше дә ул. Әнә бит, укучылар укытучылары белән берлектә КФУның Химия институты белән хезмәттәшлек итәләр икән. Ә бу мөмкинлек һәркемгә дә бирелми.




Белешмә:


Фундаменталь фәннәр буенча «Ачылыш» Халыкара проект олимпиадасы Казанда 9-13 ноябрь көннәрендә уздырылды. Сайлап алу этапларында 173 команда – Россиянең 15 төбәгеннән, Казахстан, Төркмәнстаннан да катнашучылар да булган.






Олимпиаданың финал этабында 33 команда составында 106 укучы катнашты. Алар арасында Казахстан укучылары, Россиянең 12 төбәге яшьләре дә бар иде. Җиңү өчен Ярославль, Кострома, Белгород, Ульяновск, Чиләбе, Тамбов, Оренбург өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре, Забайкалье крае, Мари Иле, Чуашия, Кырым республикалары, Татарстан республикаларының Питрәч, Алексеевск, Бөгелмә, Кукмара районнары, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре укучылары көрәште.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары







































Теоретик тур нәтиҗәләре буенча шәхси исәптә җиңүчеләр:






































Место



Физика



Биология



Химия



Математика



Общий зачет



1



ИТ-лицей КФУ Казан



26 Гимназия Яр Чаллы



7 Гимназия Казан



Ит-Лицей Казан


Санкт-Петербург



ИТ-лицей Казан



2



Ярославль


Питрәч


Мари Иле 1


Мари Иле 2



Лобачевский ис. Лицей


Казан



7 Гимназия Казан



7 Гимназия Казан


Лобачевский ис. Лицей


Казан



26 Гимназия Яр Чаллы



3



-



Мари Иле


Чуашия



7 Гимназия Казан


ИТ-Лицей Казан



-



7 Гимназия Казан



Проект тур нәтиҗәсендә җиңүчеләр:






































Место



Агроэкология и биотехнологии



Материалы и механика



Программирование и математика



Промышленная экология и урбоэкология



Энергетика



1



Лицей №86 Ярославль



1нче мәктәп Семей шәһәре Республика Казахстан



№6 Лицей Тамбов



«Танкодром»


балалар иҗат үзәге


Казан



108 мәктәп


Трехгорный


Чиләбе өлкәсе



2



"IТ-лицей



9 Лицей Белгород



2 Лицей Бөгелмә шәһәре Татарстан



Лобачевский ис. Лицей


Казан



Могойтуйның 3 мәктәбе Забайкаль крае



3



26 Гимназия Яр Чаллы



Ромадан


урта мәктәбе


Алексеевск


районы Татарстан



КИТТУ-КАИ


инженер лицее Казан



44 Лицей Чабаксар шһәәре



Октябрьск лицее Ульяновск өлкәсе



Кейс тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:














































Место



Физика



Биология



Химия



Математика



Общий зачет



1



Мари Иле күппрофильле лицее



Лобачевский ис. Лицей


Казан



ИТ-Лицей КФУ



Мари Иле күппрофильле лицее



ИТ-Лицей КФУ



2



-



-



-



-



Мари Иле күппрофильле лицее



3



-



-



-



-



Лобачевский ис. Лицей


Казан



17 лицее Кострома



Абсолют җиңүчеләр:


1.​ IT-лицей КФУ
2.​ Лобачевский ис. Лицей Казан, Мари Иле күппрофильле лицее
3.​ 17 лицее Кострома, 26 Гимназия Яр Чаллы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2497
    0
    15
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1976
    0
    8
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    622
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019