ЗУР ПЕСИЛӘР: ТАГЫН БЕР МОҢСУ КӨН...

Кайбер бәйрәмнәр күңел ачу, ял итү кысаларыннан күптән чыккан, алар инде бәйрәм түгел, ә кешелекнең игътибарын билгеле бер мәсьәләгә җәлеп итү мөмкинлеге. Бүгенге бәйрәм дә шундыйлардан.

Дөньякүләм билгеле оешмалар аерым төр хайваннарның юкка чыгу мәьсәләсен аермачык тоя, һәм, шуңа бәйле, аларны саклап калу өчен төрле чаралар күрелә. Бүгенге бәйрәмгә нигез салыну да шуңа бәйле. Бу бәйрәм беренче тапкыр Санкт Петербургта 2010нчы елда билгеләп үтелә. Бу көнне 13 илдән килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр тигрларның юкка чыгу куркынычына бәйле алдагы берничә елга төрле чаралар, форумнар билгелиләр.
Бүгенге көндә тигрларның 9 төре билгеле, тик, ни кызганыч, аерым кешеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, әлеге 9 төрдән 6сы гына калган. Алары да үзләренең саны белән мактана алмый... Аерым чараларга килгәндә, Россиядә 2013нче елда тигрларны аулау һәм үтерүгә карата җинаять җаваплылыгы кертелде. Илебез территориясендә исә, Амур тигрлары яши. Ерак Көнчыгышта сентябрьнең соңгы якшәмбесендә Амур тигрлары көне билгеләп үтелә.
Әлбәттә, циркларга, зоопаркларга йөрергә кирәк түгеллекне күпме генә кабатлап торсаң да, күпчелек кеше бу гап-гади әйберне аңламый, аңларга теләми. Тик шулай да, аңлы булсак иде! Һәр җан иясенең табигатьтә үз урыны һәм бер генә җан иясенең дә урыны читлектә түгел!
Халыкара тигр көне

Тагын укырга:
МОҢСУ БӘЙРӘМ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57