Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ЗИРӘКЛӘР УЕНЫ

Шундый кызык бер күренешкә тап булдык: һәр көнне ашау, азык-төлеккә бәйле бер генә булса да бәйрәм килеп чыга. Әмма һәр көнне тәм-томга бәйләп булмас, бүген бераз үзгә көн. Димәк, 20нче июль...

Шахмат көне




Акыл эшчәнлеген, уйлау сәләтен үстерә торган әлеге өстәл уенының тамырлары  V-VI гасырларга, Һиндыстанга барып тоташа. Шунда ук әлеге уенның “бабасы” чатуранга уены барлыкка килә. Вакыт үтү белән, бу уен башка илләргә тарала башлый, һәм, ахыр чиктә, бүгенге көнгә бөек шахмат уены булып килеп җитә. Бу өстәл уенын ерым көн буларак билгеләп үтү 1966нчы елдан башлана. Милләтәшләребез арасында да данлыклы шахматчылар бар. Шуларның берсе – Гата Камский (Гатаулла Рөстәм улы Сабиров). Дөнья вице-чемпионы, тиз шахматлар буенча дөнья чемпионы (2010) һәм башка бик күп җиңүләргә ирешкән милләттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз!

Эрнест Хемингуэйның туган көне




Күренекле Америка язучысы, Нобель премиясе лауреаты (1954) Эрнест Хемингуэй дөнья әдәбиятына үзенең кыска һәм тирән эчтәлекле язу стиле белән кереп алган әдип. Аңа Нобель премиясе бүләк иткән “Карт һәм диңгез” повесте - бүгенге көндә әдипнең укучылар тарафыннан иң яратып укыла торган әсәрләреннән берсе. Бүген Хемингуэйның классик әсәрләрен янәдән искә төшерер өчен менә дигән мөмкинлек. Шулай ук, шушы сылтама аша үтеп, син “Карт һәм диңгез” әсәренең татар теленә тәрҗемәсеннән өзек белән танышып китә аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев