Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

МОҢСУ БӘЙРӘМ

Диңгез-океаннар бер-берсенә охшамаган төрле җан ияләренә бай. Әмма кешелек өчен дельфиннар аеруча кадерле. Дөнья окенында үзенең интеллекты белән аерылып торган бу җан ияләре галимнәр өчен әле дә кызыклы өйрәнү объекты булып кала. Аңлавыгызча, бүген бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне!


Дельфиннар тавышларын ерак араларга кадәр тарата ала, өстәвенә, соңгы тикшерүләр нәтиҗәсе буларак, дельфиннарның үзара голографик образлар ярдәмендә аралашуы билгеле булган. Тагы бер искиткеч факт: дельфинологлар әлеге акыллы җан ияләре аралашуында сүзләр, фразалар гына түгел, хәтта тулы җөмләләр, абзацлар булуын да исбатлаган.

Кешелек күпме генә бу хайваннарның холык үзенчәлекләрен өйрәнсә дә, күп әйберләр әле һаман сер булып кала бирә. Китлар җырлавы гына да ни тора бит! Өстәвенә, бу җан ияләренең тавышлары депрессиядән тилмерүчеләр өчен релаксация программасына кертелгән.

Әмма бу көн, бәйрәм генә түгел, ә ярдәм сорау вакыты да. Аерым кешеләрнең, акча эшләү максаты белән, әлеге җан ияләрен күпләп аулап, шоу өчен тотуы дельфин, кит һәм башка диңгездә яшәүчеләрнең табигый яшәү рәвешен боза, һәм, гомумән, этик норма кысаларына сыймый. Аларны күңел ачу өчен күпләп тоту нәтиҗәсендә кайбер төрләрнең күпләп юкка чыгуы күзәтелә башлады. Шуңа бәйле, төрле илләрдә аерым диңгез хайваннарын тоту, һәм күңел ачу өчен эксплуатацияләү тыела. Әмма, аерым компанияләр, кешеләр, яшерен юлларын табып, бу җан ияләрен күпләп тотуны дәвам итәләр. Узган елның җәендә Урта Бухтада булган вакыйга да шуңа мисал. Кытай океанариумнарына сату өчен законсыз рәвештә тотылган 12 косатка һәм 90 белуханың язмышы әле дә хәл ителмәгән. Әлеге җан ияләрен, законсыз рәвештә тотылганнарын инде аңлаган килеш тә, кире иреккә җибәрмиләр, алар инде бер елга якын  Урта бухтада урнашкан махсус урында, кысан, уңайсыз шартларда сакланалар. Бу хәл Россиядә генә түгел, ә гомумән, бөтен дөньяда резонанс уятты, күпләп петицияләр, митинглар оештырылды, бөтен дөнья буенча танылган йолдызлар (Леонардо Ди Каприо, Памела Андерсон һ.б.) үз социаль челтәрләрендә бу вакыйганы яктырттылар. Бу вакыт эчендә инде берничә җан иясенең үлүе мәгълүм, әмма, һаман конкрет чара күрелми...

Менә шулай матур бәйрәмнәр күңелсез көн, ай, аннары тулы бер елга әверелә. Мондый хәлләрне булдырмый калуның бары бер юлы гына бар: андый күңел ачу чараларына йөрмәскә, бу бизнесны оештыручыларны баетмаска. Йөрүче, кызыксынучылар булмаса, мондый шоулар да кимер, әкренләп бөтенләй юкка чыгар иде. Һәм аерым петицияләргә үз өлешеңне кертсәң, тагы бер кечкенә булса да, бик мөһим адым булыр иде. Аң бул, дустым! Якты, матур киләчәк бары синең кулда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев